Казан табибы Россиянең Рекордлар китабына кертелгән

Казанда ашыгыч медицина ярдәме станциясе табибы Юрий Обрезков Россия Рекордлар китабына кертелгән. Ул иң өлкән табиб буларак тарихка кереп калачак, дип яза “КП – Казань”.

Рекордны теркәгәндә, медикка 81 яшь тә 5 ай һәм 13 көн булган. Табибның бу казанышы турында сертификатны 2019 елның декабрендә биргәннәр. Ә 2022 елда ул Россия Рекордлар китабына эләккән.
Юрий Обрезков әле һаман хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Ашыгыч медицина хезмәтендә эш стажы – 45 ел да 9 ай.

Аксакал-табибка тиешле таныклык, “Россия Рекордлар китабы” билгесе һәм медаль тапшырылган.


Фикер өстәү