Казанда машина йөртүче, поезд алдыннан узарга тырышып, локомотив астына эләккән

Казанда «Дәрвишләр» тимер юл станциясендә «Волга» руле артындагы машина йөртүче поезд алдыннан узарга тырышып караган, ләкин өлгермәгән. Һәлакәт урыныннан видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.

Кадрларда локомотив автомобильнең алгы өлешен бәрдергәне күренә. Булган хәлдән соң пассажир утыргычыннан кеше чыга, йөртүче имгәнгәнме — әлегә билгеле түгел.


Фикер өстәү