Камал театры бинасы янында җир убылып 22 яшьлек кыз зыян күргәннән соң, прокуратура тикшерү башлады

Бүген 09.30лар тирәсендә Камал театры бинасы янында җир убылганлыгы турында хәбәр иткән идек.

Нәтиҗәдә, 22 яшьлек кыз зыян күргән, ул чокырга егылып, аякларына имгәнгән. Травмпунктта  медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Хәзер Казанның Вахитов районы прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү үткәрә, аның барышында муниципалитетның ТКХ һәм төзекләндерү өлкәсендәге эшенә бәя биреләчәк. Сәбәпләр булган очракта җавапка тарту чаралары күреләчәк, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте.

Әлеге факт буенча  шулай ук полиция дә тикшерү үткәрә.


Фикер өстәү