Зилә Вәлиева: «Президент юлламасы Татарстанда яшәгән һәрбер кешегә мөрәҗәгать булып яңгырады»

Зилә Вәлиева, Татарстан Иҗтимагый палата рәисе:
– Бүгенге юллама, җитәкчеләргә һәм депутатларга гына түгел, Татарстанда яшәгән һәрбер кешегә мөрәҗәгать булып яңгырады. Бу чарада Президент, иң элек, үз урыннарында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләрне – укытучы, авыл хуҗалыгы эшчеләрен һәм башкаларны хөрмәтләде, безгә күрсәтте. Тулаем әйткәндә, юлламаның төп асылы – халыкка һәм иҗтимагый оешмаларга мөрәҗәгать ул. Заманалар җиңел түгел. Хәзерге вакытта барыбызга да бердәм булырга кирәк. Бер-беребезне ишетү мөһим. Хөкүмәтме ул, халыкмы ул – кулга-кул тотынышып, куелган бурычларны үтәргә кала.


Фикер өстәү