Сәрия Сабурская: «Рөстәм Миңнеханов өлешчә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре ялгызлыкны сизмәскә тиешлеген әйтте»

– Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Юлламадагы чыгышын өлешчә мобилизацияләнгән кешеләрне борчыган сораулар белән башлады. Илдәге вазгыятькә бәйле сораулар безгә тәүлек буе килеп тора. Украинадагы хәлләр өчен барыбыз да борчылабыз. Үз якыннарын махсус операциягә җибәргән кешеләр өчен бөтен ил белән кайгырабыз. Рөстәм Миңнеханов, өлешчә мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләрен ялгыз калдырмаска, диде. Ул район хакимияте башлыкларына, оешма җитәкчеләренә ирләре өлешчә мобилизацияләнгән гаиләләрне аерым контрольгә алырга кушты. Алар ялгызлыкны сизмәсен өчен барысын да эшләргә кирәк. Бергә булганда гына җиңү яулый алабыз.


Фикер өстәү