Видеоуеннар чыгару һәм сату шартларын кырысландырырга мөмкиннәр

Россиядә видеоуеннар эшләүчеләрне үз продуктларын яшь категориясе буенча тамгалауны мәҗбүр итәргә һәм тыелган мәгълүматлар урын алган видеоуеннар чыгару, сатуны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта “Ъ” яза.

Закон проектын Икътисад министрлыгы Сәламәтлек саклау, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыклары, Роскомнадзор белән берлектә эшли икән. Анда билгеләп үтелгәнчә, видеоуеннарның эчтәлеген эксперт оешмалары (Роскомнадзор аларны сайлап алу таләпләрен эшләячәк) күзәтеп барачак.

Эчтәлеге закон кысасына сыешмаган уеннарны сату тыелачак. Документ 2024 елның 1 мартыннан гамәлгә керергә тиеш.

Видеоуеннар базарында катнашучылар, закон таләпләрен үтәүдән баш тарткан очракта, чит илләр мәйданчыкларыннан уеннар сатып алу мөмкинлегенең юкка чыгуы бар, дигән фикердә.


Фикер өстәү