Татарстанда ришвәт өчен хәрби комиссарны кулга алганнар

Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһановны ришвәтчелектә шикләнеп тикшерү изоляторына озатканнар.

Inkazan хәбәр итүенчә, муниципаль хәрби октябрь башында ук тоткарланган һәм кулга алынган.

2016 елда булган хәл аркасында аңа карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразы буенча, Борһанов Татарстанда яшәүчеләрнең берсенә законсыз рәвештә 130 мең сумга хәрби билет биргән булган.

Әлеге хәлнең нечкәлекләре тулысынча билгеле түгел. ММЧ мәгълүматларына караганда, әлеге эш буенча тагын берничә кеше гаепләнә.


Фикер өстәү