Иртән нәрсә ашау файдалы? Табиб КИҢӘШЛӘРЕ

Табигать кануннары буенча, организм, көз җитүгә, суыкларга әзерләнә: гәүдәгә май җыела башлый. Көннәр кышка авышкач, витаминнар җитми, йокымсырата, тиз алҗыта. Диетолог Наҗия Хамматова, мондый хәлгә юл куймас өчен, иртәнге ашны беркайчан калдырмаска, һәм аны дөрес ризыклардан гына әзерләргә киңәш итә.

Күпләребез, вакыт юклыкка сылтап, иртән бер чынаяк чәй яки каһвә белән генә чикләнә. Вакыт тар икән, җиңелчә ашны кичтән үк әзерләп калдырырга мөмкин. Иртән аппетитны ачу, канны кудырып җибәрү өчен, бер стакан җылы су эчүдән дә яхшысы юк, ди Наҗия ханым. Төнгә каршы авыр эшкәртелә торган ризыкны авызга алмаска, гомумән, кичке алтыдан соң ашамаска кирәк. Иртән аз гына ачыгу хисе белән йокыдан тору яхшы. Диетолог әйтүенчә, иртәләрен җиңелчә ризык әзерләргә вакыт тапмасагыз, үзегез белән эшкә алып бару өчен уңайлы ризыклар – смузи (блендерда яшелчә яки җиләк-җимешне изеп, сөт яки сок белән болгатып ясалган эчемлек), запеканка әзерләгез. Файдалы иртәнге рецептлар белән дә бүлеште Наҗия Хамматова.

5 смузи

  1. Мүк җиләге + гранат

Боларда кышын иммунитетны ныгыту өчен кирәкле антиоксидантлар «мыжгып» тора. Смузи өчен 100 грамм гранат бөртеге, 40 грамм мүк җиләге, 120 грамм йогырт, 1\4 стакан сөт кирәк. Барысын бергә блендерга салып болгатабыз.

  1. Җиләк + көнҗет

Катырылган теләсә нинди җиләк кулланырга мөмкин. Блендерга җиләк, 100 грамм гранат согы, 100 грамм су, ярты аш кашыгы көнҗет орлыгы салып болгатабыз. Әзер эчемлеккә дә бераз көнҗет өстибез.

  1. Алма + банан + дарчин

Бүлмәгә дарчин (корица) исе таралса, балачакта әниебезнең камыр ризыклары исен хәтерләтеп, күңелдә ниндидер бәйрәм хисе уяна. Сынап карагыз әле, чыннан да шулай! 1 кызыл алма, 1 банан, 5 миндаль чикләвеге, 100 грамм сөт, 150 грамм йогырт кирәк. Барысын да блендерга салып болгатабыз һәм дарчин (корица) өстибез.

  1. Геркулес + хөрмә + кабак

Әфлисун төсендәге эчемлек үзе генә дә иртән кәефне күтәреп җибәрә! 5 аш кашыгы геркулеска 1 хөрмә, 1 стакан йогырт салып, блендерда болгатабыз.

  1. Банан+хөрмә

Блендерга 1 стакан кайнар су, 1 банан, 3 хөрмә җимеше (финик), 1\4 аш кашыгы дарчин һәм бер чеметем ванилин салып болгатабыз. Кайнар килеш эчәбез.

Файдалы иртәнге ашлар

Солы коймагы

Наҗия Хамматова әйтүенчә, клетчаткага, кальций, магний, цинк һәм фосфорга бай, организмнан токсиннарны чыгаруга ярдәм итүче ризык бу. 3 аш кашыгы геркулесны кофетарткычта ваклыйбыз. 1 йомырка һәм 60 мл сөт өстәп болгатабыз. Катнашманы аз гына майланган табага салып, ике ягы да алсу төскә кергәнче, әйләндерә-әйләндерә пешерәбез.

Ялкауларча солы боткасы  

Ул кичтән әзерләп калдырыла. Ярты литрлы банкага 100 г солы лачаулары, 60 мл кефир яки йогырт, 60 мл сөт, 1 туралган банан, кипкән җимеш, җиләк, тәменчә бал салып болгатабыз. Болгатканнан соң, капкач белән каплыйбыз һәм төнгә суыткычта калдырабыз. Иртән, банканы ачып, ботканы микродулкынлы мичкә куеп җылытабыз. Бу ризык та, солы коймагы кебек, клетчаткага бай, начар холетеринны чыгара, тамакны тиз генә ачыктырмый.

Сыр һәм йомырка белән бутерброд

3 йомырканы сытып, шуңа 1 аш кашыгы сөт, яшел тәмләткеч (ваклап), тәменчә паприка өстибез һәм күпертәбез. Тәменчә тоз салабыз. Йомырка тәбәсенең ике ягын да кыздырып алабыз. Алты икмәк телемен кетердәп торырлык итеп кыздырабыз. Икмәк телеменә йомырка тәбәсе, сыр уып салабыз һәм икенче телем белән каплыйбыз. Тавыкның түш итен дә өстәргә мөмкин. Өч бутерброд килеп чыга. Сыр эрегәнче, мичтә тотабыз. Мондый бутербродлар А, Е һәм В төркемендәге витаминнарга бай.

Кышын безнең алда артык авырлык җыймау бурычы тора, ди диетолог. Шуңа күрә елның суык чорында иртәнге ашның әһәмияте гаять зур. Дөрес итеп әзерләнгән иртәнге аш беркайчан да тазартмый. Тәмле ризыклы көз һәм кышлар сезгә!


Фикер өстәү