Мәрзия Нурмыева: «Әти юлда үлде. Ул арада әйберләребез юкка чыккан, билет алырга акча юк иде…»

Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында яшәүче ветеран-укытучыбыз Мәрзия апа Нурмыева унынчы дистә белән бара. Тормышта үзенең йөзләрчә укучыларына гына түгел, барлык авылдашларына, таныш-белешләренә үрнәк ул. Илле елдан артык элеккеге «Социалистик Татарстан», бүгенге «Ватаным Татарстан»ны укып, ил-көн яңалыклары белән танышып бара. «Редакциядә эшләүче журналистлар минем өчен үз гаиләм сыман», – ди.

Без мәктәп елларыннан ук аның катлаулы тормыш юлы белән якыннан таныш.  Әтисе Хөснетдин агага, кулак ярлыгы тагып,  гаиләне әллә кайдагы Амур өлкәсенә  сөрәләр. Мәрзия апа шунда туа. Әнисе Галия апаның, абыйлары  Ибраһим һәм Габделәхәтнең сөргендә ничек итеп авырлыклар кичерүен сөйләгәндә, без елый-елый тыңлый идек. Өченче туганы – Хөршит апасын тирә-күрше, туган-тумача, сөргенгә җибәрмичә, яшереп алып кала.

Туганда ук кайгы-хәсрәткә уралып туган балага сабый чактан ук күп төрле сынаулар аша узарга туры килә. Әтиләре шахтада эшләсә дә, сөргендә яшәү бик авыр була. Ике абыйсы каты авырудан соң бер-бер артлы дөньядан китеп бара.

Бер тәрәзәле баракның салкын идәннәре әти-әнисенең дә, кечкенә кызчыкның да сәламәтлеген какшаткан. «Җиде яшем тулгач, әни мине: «Бар, караңгы, салкын өйдә бер үзең утырма. Анда җылырак булыр», – дип, мәктәпкә илтеп куйды. Балалар арасында иң кечкенә гәүдәлесе идем. Шуңадыр, беренче партага утырттылар. Мәктәп еллары хәтеремдә иң якты истәлек булып калды, – дип искә ала Мәрзия апа. – Башлангычны тәмамлагач, олы юлдан барганда 40 чакрым ераклыктагы бер авылга йөреп укыдык.  Турыдан барсаң, юл кыскарак дип, сазлык, баткаклык аша  бара идек. Кыш көннәрендә,  чиратлап, кар өстендә юл яра идек».

Мәрзия апаның сөйләгәннәрен тыңлап, без, аның укучылары, үзебезне  бәхетлерәк тоя идек. Ул булганның кадерен белеп яшәргә өйрәтте.

Укытучыбыз сөйләвенчә, гаепсез булулары расланып, гаиләгә туган якка кайтырга рөхсәт  бары тик 1947 елда гына бирелә. Бу вакыта инде әтиләре  шахтада эшләп, нык  бетерешкән, туктаусыз авырый торган була.  Юлда хәле катлаулангач, Новосибирск шәһәрендә поезддан төшәргә туры килә.  Шулай итеп авылда иң уңган, иң булган кешеләрнең берсе, үзенең хәләл хезмәте белән җир эшкәртеп, терлек асрап көн күргән Хөснетдин аганың ерак Себер якларыннан туган ягына ашкынып кайтканда гомере өзелә.

«Безгә кайтырга ерак иде әле. Ул арада әйберләребез юкка чыккан. Билет алырга акча юк. Дүрт көн вокзал идәнендә аунаганнан соң, әтинең үлүе турында документны күрсәткәч, көч-хәл белән поездга утырдык.  Туган якта да көтеп торучы юк. Торыр урын, эшләргә эш табу да җиңел булмады», – дип сөйли Мәрзия апа.

Укытучыбыз шул вакытларда үзләренә ярдәм иткән кешеләрне гел рәхмәт сүзләре белән искә ала. Авырлыкларны күп күрсә дә, үзен бәхетле саный ул.

Рәмзия Габдрахманова


Фикер өстәү