Җәмәгать транспортында билет бәясенең күпмегә артачагын әйттеләр

Казанның җәмәгать транспортында билет бәясе 2 сумга артып, карта белән түләгәндә – 33 сумга, “тере” акча белән түләгәндә – 38 сумга җитәргә мөмкин. Бу хакта “Бизнес Онлайн”га Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан хәбәр ителгән.

Дәүләт комитетында белдерелгәнчә, хәзер Казан транспорт оешмаларының 2019-2021 еллардагы финанс хуҗалык эшчәнлеге өйрәнелә. Шул ук вакытта чыгымнарына икътисади нигезләнмәгәннәрен кертү, автомобиль ягулыгы чыгымнарын 100 чакрым юл өчен нормативтан арттыру, кайбер бухгалтерлык документларын тапшырмау сәбәпле, транспорт оешмаларының юл йөрү бәясен күтәрү таләбенең еш кына үтәлмичә калуы аңлатып үтелгән.


Фикер өстәү