Махсус хәрби операция барган урыннарга киткән Татарстан табиблары: «Анда безнең ярдәм кирәк»

Ике дә уйламадым. Лисичанскига китәргә карар кылган Кирилл Булатов шулай ди. Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире  Луганск Халык Республикасында балалар дәвалаячак. 

– Бүген Лисичанскида 2 меңләп бала яши. Аларга ярдәм итәрлек белгечләр исә бармак белән санарлык. Синең алда яңа туган бала яки яшүсмер басып торамы – анысы мөһим түгел. Аларның һәркайсына ярдәм итәргә кирәк. Балалар – безнең киләчәгебез, – ди Кирилл Булатов.

Тәҗрибәле табиб Лисичанск шәһәрендә балаларны дәвалап кына калмыйча, андагы медицина хезмәткәрләренә белемнәрен арттырырга ярдәм итәчәк.

Татарстан шефлыкка алган әлеге шәһәргә чираттагы гуманитар йөк 22 ноябрь көнне озатылачак. Гуманитар йөк төзелеш материаллары, эш кораллары, җылы кием һәм дарудан гыйбарәт. Аны оештыруга «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте белән «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы активистлары да зур өлеш керткән. Гуманитар йөкне «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте координаторы Тимур Сафин белән Казан шәһәр думасы депутаты Олег Калимов озата барачак.

Сүз уңаеннан, республикада ил-көн вакыйгаларына битараф калмаган табиблар сафы ишәя бара. Республика клиник балалар хастаханәсе хирургы Нияз Әхмәдуллин – шуларның берсе. Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителүгә үк, махсус хәрби операциягә барырга карар кыла ул. Сентябрь азагында хәрби комиссариатка чакыру алган табиб, «Казан Экспо» үзәгендә бер ай әзерлек узганнан соң, 25 октябрьдә махсус операция зонасына киткән.

Якыннары сүзләренә караганда, тәҗрибәле табиб анда апрель аенда ук барырга теләгән. «Ул чакта аңа эшеннән китәргә туры килгән булыр иде. Икенче тапкыр шундый мөмкинлек чыккач: «Ватанны сакларга барам, мин куркак түгел», – диде. Үзе теләп китте», – дип сөйләгән Нияз Әхмәдуллинның якыннары «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Анда киткәч, Нияздан шактый гына хәбәр килмичә торган. Күптән түгел якыннарына аның исән-сау булуын хәбәр иткәннәр. «Ул анда табиб буларак китте бит. Бүген алгы сафларда егетләргә беренче ярдәм күрсәтә, яу кырында яраланган егетләрне госпитальгә озата», – ди якыннары.

59 яшьлек дүрт бала атасы – тумышы белән  Арча районының Симетбаш авылыннан. Гаиләдә биш бала үсә алар. Олы апасы шәфкать туташы булып эшләгән Нияз кечкенәдән табиб булырга хыялланган. Балачак хыялын чынга ашырган табиб өч дистә елга якын гомерен Республика клиник балалар хастаханәсендә эшләүгә багышлаган.


Фикер өстәү