Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яңгыр, томан һәм буран булачак дип кисәтә

Мондый һава торышы бүген кичке алтындан соң булыр дип фаразлана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада һава шартларының үзгәрүе турында кисәтте.

Гидрометеорология фаразлавынча, 22 ноябрьнең 18 сәгатеннән 24 ноябрьнең 18 сәгатенә кадәр Татарстанда урыны белән кар һәм бозлы яңгыр көтелә.

Шулай ук 23 ноябрьдә республиканы томан һәм буран булачак.

Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.


Фикер өстәү