22 ноябрь көне ниләр белән хәтердә калды?

Уллар көне

Уллар көне — халыкара чара, ул дөньяның төрле почмакларында бәйрәм ителә. Кайбер дәүләтләрдә аның төгәл даталары һәм традицияләре билгеләнгән. Россиядә Уллар көне 22 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең статусы рәсми түгел. Максаты — гаилә мөнәсәбәтләрен, балаларның һәм ата-аналарның бердәмлеген ныгыту. Бу көнне һәркем улларына бүләк бирә, матур сүзләрен җиткерә ала. Бәйрәмне гадәттә гаиләдә билгеләп үтәләр. Безнең илдә бу — яшь бәйрәм, ул бер-ике ел элек кенә билгеләп үтелә башлады, шуңа карамастан, тиз арада популярлык яулады.

 

Психолог көне

Психология өлкәсендә эшләүче барлык Россия белгечләренең рәсми булмаган һөнәри бәйрәме 1994 елдан бирле 22 ноябрьдә билгеләп үтелә.

Бәйрәмнең төп максаты – чираттагы  тапкыр кешеләргә психолог һөнәренең мөһимлеге турында искә төшерү, ә хакимиятләрне психология өлкәсенең актив финанслауга мохтаҗ булуы турында искәртү, чөнки аларның хезмәте илнең күп кенә халкына кирәк. Бу көнне психологиягә багышланган лекцияләр, киңәшмәләр һәм семинарлар үткәрелә.

 

Беренче «Запорожец»лар

1960 елның 22 ноябрендә Запорожье заводы конвейерыннан ЗАЗ-965 автомобиленең беренче партиясе чыга. Аның прототибы – Италия машинасы FIAT-600. Совет инженерлары аны тулысынча үз илебез юлларына яраклаштырып, конструкциясенә бик күп үзгәрешләр кертә.

Беренче автомобильләрнең бәясе 1800 сум була (ул вакытта СССРдагы хезмәт хакының уртача 20 тапкырга артыграк күләме). Бөек Ватан сугышы инвалидлары тулысынча кул белән йөртергә җайлаштырылган автомобильләрне бушлай алалар, әмма аны сата алмыйлар.

10 елга якын җитештерү чорында 300 меңнән артык төрле модификацияле ЗАЗ-965 чыгарыла.

 

81 ел элек «Тормыш юлы»нан машиналар йөри башлый

1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала. Аның аша 1941-1942 ел кышында гына да шәһәргә 360 мең тонна йөк китерелә, ә барлыгы 1,4 млн кеше эвакуацияләнә. Ладога күле төбеннән махсус торба үткәрелә, шәһәргә нефть продуктлары җибәрелә, ә 1942 елда электр кабеле сузыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү