Халык синоптигы: “Чын кышка кадәр тагын бер җылыта әле”

Кичәге яңгыр аяк астын бозлавыкка әйләндерде. Инде кыш килде дип сөенеп торганда, кинәт кенә һава торышының бозылып китүен синоптиклар Кара диңгездән килгән антициклонга бәйләп аңлата.

Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев, бу яңгыр тагын бер кабатланачак әле, ди.

– Башка елларда декабрь башында ява иде ул. Без аны “агач сарысын чыгару” дип йөртәбез. Быел әле ул вакытка иртәрәк. Шуңа күрә, тагын бер кат яңгыр буласы бар, – ди ул. – Яңгыр ява дип кар бөтенләй эреп бетмәс. Быел декабрь ае узган ел белән чагыштырганда салкынрак булыр. Әмма чын суыклар кышның икенче яртысына кала. Гыйнварның 14 ләреннән соң коры суыклар киләчәк. Ул вакытта явым-төшем дә булмаячак. Кыскасы, киез итекләрегезне, җылы киемнәрегезне хәстәрләп куегыз!


Халык синоптигы: “Чын кышка кадәр тагын бер җылыта әле”” язмасына фикерләр

  1. Һәрвакыт бер җылыта,бер суыта инде.Аллаһы Тәгаләдән узып,күрәзәлек итмәсеннәр иде

Фикер өстәү