Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖда булдылар

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары — Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров «КАМАЗ» ГАҖ җитештерү цехларында булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында Денис Мантуров автозаводның яңа модельләре белән танышты, «КАМАЗ» ГАҖның җитештерү куәтләрен бәяләде.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин агымдагы хәл турында сөйләде.

Компания барлык булган йөкләмәләрне тулысынча үти һәм илнең транспорт иминлеген тәэмин итә. Компаниягә каршы кертелгән санкцияләргә карамастан,«КАМАЗ»  К4 һәм К5 буын йөк машиналарын чыгаруны дәвам итә. Айлык чыгарылыш тиешенчә ким дигәндә 100 һәм 150 данә. 2023 елның февраленнән дустанә булмаган илләрдән җибәрүгә бәйле булмаган компонентлар кулланып, К5 буын йөк машиналарын тулы масштаблы чыгаруны тәэмин итү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга эш сәфәре кысаларында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры «Алабуга»МИЗда да булды.


Фикер өстәү