Татарстанның бер балалар бакчасындагы уен мәйданчыгында йорт җир астына төшеп киткән

Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы 45-нче номерлы балалар бакчасы территориясендә уен мәйданчыгындагы йорт җир астына төшеп киткән. Аның урынында хәзер чокыр хасыйл булган.

Бу хәл узган шимбәдә, 26 ноябрьдә, мәктәпкәчә учреждениедә балалар булмаганда була. Шуңа күрә, зыян күрүчеләр юк.

Хәзер балалар бакчасы тулырак мәгълүматлар ачыкланганчы ябылган. Татарстан Главинвестстрой белгечләре бөтен участокта геофизик тикшеренүләр үткәрәчәк.

Татарстан прокуратурасы бу мәгълүматны тикшерәчәк, нигез булса, прокурор тарафыннан җавап бирү чаралары күреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Геофизик тикшеренүләр алып барылганда, тәрбияләнүчеләрнең әти — әниләре балаларны кая куярга икәнлеген хәл итәргә тиеш.


Фикер өстәү