Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин гаиләсе янына кайтты

Әле генә безгә Россия Герое, полковник Рөстәм Сәйфуллиннан шатлыклы хәбәр килеп иреште. Ул Төмәнгә, гаиләсе янына  кайткан. Батырны хатыны, балалары, туганнары, якташлары, сабакташлары һәм, әлбәттә инде, хезмәттәшләре хөрмәт белән каршы алган.

Без каһарман милләттәшебезнең тормыш сәхифәсе  белән газета укучыларыбызны таныштырган идек инде. Ул вакытта Рөстәм Галиевич Мәскәүдә, академик Бурденко исемендәге хәрби клиник госпитальдә тернәкләндерү уза иде. Безнең белән бик рәхәтләнеп сөйләште. Шуннан бирле гел элемтәдә, хәлләрен белешеп  торабыз.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Сәйфуллин Төмән өлкәсе Вагай авылында туып үсә. Карагай мәктәбен “5”ле билгеләренә генә тәмамлый. Төмәндәге хәрби училищеда белем алганнан соң кайнар нокталарда – Чечняда, Көньяк Осетиядә, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

39 яшьлек Рөстәм Сәйфуллин  махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. Аның подразделениесе  кичүләрне торгызу белән шөгыльләнә. Ул яу кырында ике тапкыр яралана. Беренчесендә тәненә снаряд кыйпылчыклары кадала.   Икенчесендә   авыр  яралана:бер аягы тездән өзелә, икенчесенең табаны чәрдәкләнә.Әмма ул сугышчыларын калдырып китми. Аның подразделениесе куелган приказны үти:  Десна елгасы аша салынган йөзмә күперне дошманның артиллерия утыннан  саклап кала. Нәтиҗәдә гаскәргә алга таба барырга юл ачыла.    Мөһим кичүне саклап калуда күрсәткән батырлыклары өчен милләттәшебез “Алтын Йолдыз” медале белән бүләкләнә һәм Россия Герое исеменә лаек була.

Ул укыган Карагай мәктәбе  2022 елның 1 сентябреннән    полковник, Россия Герое  Рөстәм Сәйфуллин исемен йөртә. Шулай ук аның исеме белән авылда парк-аллея ачыла. Ә Төмәндәге ул белем алган хәрби училищеның диварына куелган   истәлек тактасында геройның исеме уелып языла.

Милләтебезнең батыр улы Рөстәм Гали улы Сәйфуллинның тизрәк сихәтләнүен теләп калабыз.

Фәния Әхмәтҗанова

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин: «Анда битлек киеп йөреп булмый, янәшәңдәге һәр кешене кем икәнен, ниләр уйлаганын үтәли күрәсең»

 


Фикер өстәү