«Балачак җыры» телевизион музыкаль проекты җиңүчеләре 183 нче гимназия укучыларына концерт бүләк итте

«Шаян ТВ» балалар телеканалында оештырылган «Балачак җыры» телевизион музыкаль проекты җиңүчеләре чираттагы концертын Казанның 183 нче гимназия укучыларына бүләк итте.

Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән, күпләрнең күңеленә үтеп керергә өлгергән җырларны яңгыратты. «Шаян ТВ» каналы геройлары нәни тамашачыларны да сөендерде: алар белән уйнады, фотога төште, бүләкләр өләште. Кыскасы, гимназия укучыларына чын бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Шулай ук концертта «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең махсус номинациясе «Тамашачы мәхәббәте»нә лаек булган җиңүчене – Сәид Галиуллинны бүләкләделәр.

183 нче гимназиядә узган концертка «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов та килгән иде.

– Безнең Татарстанда шундый шәп «Шаян ТВ» телеканалы бар. Андый канал һәр республикада да юк. Телеканал оешканына 4 кенә ел булса да, ул инде шушы еллар эчендә бик күп эш башкарды. Без аның барлыгына, кызыклы тапшырулар белән сөендереп торуына бик шатбыз. Бүген бик матур концерт карадык, оештыручыларга бик зур рәхмәт. «Шаян ТВ» каналын барыбыз да бергәләп карыйк, – диде ул, балаларны сәламләп. – Безнең әле балалар өчен чыга торган «Салават күпере», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» кебек кызыклы газета һәм журналларыбыз бар. Болар – милләтебезне үстерә торган, киләчәкне булдыра торган басмалар.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү