Иркә мобилизацияләнгән ире турында: «Барысы да яхшы, матурым», диюдән башка бер сүзе дә юк»

Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Иркәнең тормыш иптәше Артур өлешчә мобилизация эләкте. Җырчы социаль челтәрләрдә ирен махсус хәрби операциягә озатканын да, аңа багышлап җыр чыгаруын да күрсәтеп бара.  Тамашачылар Артурның хәле турында сораштырып торалар икән, шуңа җырчы аларга социаль челтәрләрдә җавап язган.

«Артур буенча бик күп сораулар килә. Кая ул? Ничек ул? Артур шунда, еш булмаса да хәбәрләшәбез. Аллага шөкер, исән-имин. «Барысы да яхшы, матурым», диюдән башка бер сүзе дә юк», — дип яза Иркә.

Җырчы сүзләренчә, Артур балаларын сагына һәм төшенкелеккә бирелмәскә куша.


2 фикер

  1. Аллахы тагалэ саклап йертсен инде Артурны,башка балаларны да,сугыш,сугыш инде ул, сезгэ хэерле кеннэр телэп Нурлаттан Хиндия апан

Фикер өстәү