Йолдызнамә | 12–18 декабрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Җиң сызганып эшләргә әзер торыгыз: эленке-салынкылыктан котылырга вакыт. Ел ахыры бит… Өегездә юк-бардан бәхәс чыкмагае. Юл куегыз – соңыннан сөенеп бетә алмаячаксыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Тормышыгызга югарыдан карап алу теләге туар. Бу үзегездә сөю-сөелү, кызгану хисләре җитеп бетмәвен аңлауга китерер. Көтмәгәндә килеп кергән бер яхшы хәбәр башыгызны әйләндереп җибәрер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бер мәсьәләдә бераз сабыр итәргә туры килер. Барысын да вакытында һәм дөрес эшли алуыгыз күңелегезгә зур канәгатьлек хисе китерер. Күптәнге хыялларыгыз тормышка ашар, саллы гына керем керер.

Кысла (22.06 – 22.07) Үтә отышлы тәкъдимнәр бер-бер артлы ява башлар. Үзегезне дә алдатмас, башкаларны да үпкәләтмәс өчен байтак кына баш ватарга туры килер. Атна ахырында көтелмәгән бер очрашу күңелегезне алгысытып җибәрер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Үзегез өчен гадәти булмаганрак эшләр белән мәш килергә кирәк булыр. Хезмәттәшләрегезнең киңәше ярап куяр. Якыннарыгыз арасыннан берсе шәп хәбәр белән куандырыр.

Кыз (24.08 – 22.09 Атнаның беренче яртысы эштә дә, өйдә дә салмак, тыныч узар. Әз-мәз генә тавыш-мазар чыкса, үзеннән-үзе сүрелер. Ә менә икенче яртысында шактый ук дулкынланырга туры килер. Әле ярый, барысы да әйбәт бетәр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эштә катырак сүз әйткәнче, кат-кат уйлый күрегез. Юкса кара тавыш чыгарырга мөмкинсез. Шәхси тормышыгызда муллык шәйләнер.

Чаян (24.10 – 22.11) Үзегезне бик акыллы кеше итеп тою мөмкинлеге чыгар. Хәтта борыннарын чөеп йөрүче кемсәләр дә булдыклылыгызны күреп сокланырга мәҗбүр булыр. Гомумән, эштә дә, тормышта да гел уңай килеп торыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Төрледән-төрле мөмкинлекләр чоры. Әмма ашыкмаска кирәк. Эшегез күп вакытыгыз һәм көчегезне алса да, үзегезне гаҗәеп дәрәҗәдә бәхетле кеше итеп тоярсыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Ниндидер яхшы үзгәрешләр телиме күңел? Ел ахырындагы мөһим эшләрегезнең очына чыгуга, аларны күреп сөенәчәксез! Хезмәттәшегез авызыннан чыккан сүзләр үзегезне рәхәт уйга салыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Карьера баскычыннан ыргылып менеп китү өчен бик шәп мөмкинлек пәйда булыр. Аны кулдан ычкындырмассыз бугай. Дөреслек ягында булуыгыз да моңа ярдәм итәр.

Балык (20.02 – 20.03) Дәгъва-мазар белдерә күрмәгез: якыннарыгызны үпкәләтүегез бар. Көндәлек эшләрне онытмагыз, юкса шелтә алуыгыз ихтимал. Дусларыгыздан шатлыклы хәбәрләр көтегез.

 


Фикер өстәү