Татарстанда йөк автомобильләре һәм автобуслар хәрәкәте чикләнде

Татарстанда буран аркасында федераль әһәмияткә ия трассаларда йөк автомобильләре һәм автобуслар хәрәкәте чикләнде. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Вакытлыча чикләү 11 декабрьдә 17.00 сәгатьтән башлап һава шартлары яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак. Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә артык ихтыяҗ булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш иттеләр.

/Татар-информ


Фикер өстәү