Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинеты утырышында: «Бюрократия ясап утырырга кирәкми»

Министрлар Кабинетында республикага инвестицияләр җәлеп итү эшен яхшырту турында сөйләштеләр. Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырган утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан инвестиция шарталары буенча илкүләм рейтингта дүртенче ел рәттән икенче урынны били. Технологияләрнең үзгәрүе һәм тормыш сыйфатының артуы аркасында эшкуарлар үзләренә карата тизрәк, уңайлырак һәм сыйфатларырак хезмәт күрсәтү һәм ярдәм өмет итә. Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенчә, Татарстанда төбәк һәм муниципаль хезмәтләрнең барлык 319 төре дә республика һәм федераль хезмәт порталлары аша күрсәтелә. Шуларның 60 проценты – эшкуарлар өчен һәм алар бу хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү мөмкинлегеннән файдалана. Нәтиҗәдә хезмәт күрсәтү вакыты 2-12 тапкырга тизләтелгән. Әйтик, җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү вакыты 30 көннән 10га кадәр кимегән, ә реклама конструкциясен урнаштыруга рөхсәт бирү хезмәте 12 эш көне эчендә күрсәтелә башлаган.

Татарстан вице-премьеры, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, инвестиция шарталары буенча илкүләм рейтинг күрсәткечләрен анализлау нәтиҗәләре буенча шактый эш башкарылган. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина исә инвесторларның һәм хакимият органнарының проектларны килештерү өлешендә хезмәттәшлеген оптимальләштерү кирәклеген билгеләп үтте. Мәсәлән, Татарстан Инвестиция советының 27 сентябрьдәге беркетмәсе 3 декабрьдә генә дөнья күргән. «Һәр инвестор үз проекты буенча карар кабул итүне көтте. Чөнки кадастр номерлары һәм җир мәсьәләләре дистәләгән тапкыр кабат карала», ˜– диде ведомство башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов җаваплы министрлыклар һәм ведомстволарга инвесторлар үз проектларын тормышка ашыруга мөмкин кадәр тизрәк күчә алсын өчен инвестицион циклны тизләтергә кушты. «Килештерү документларыбыз буенча карарлар Инвестиция советында кабул ителгән инде. Бюрократия ясап утырырга кирәкми. 10 көн дәвамында документ килештерелсен өчен регламентны төгәл язарга кирәк», – дип ассызыклады Президент.


Фикер өстәү