4 игезәк тәрбияләүче Ләйсән Гыймаева: «Мондый бәхет бар хатын-кызга да эләкми»

Берьюлы дүртне тапкан дип аптырый күрмәгез тагын! Ике пар игезәк. Баулы районының Татар Томбарлысы авылында яшәүче 47 яшьлек Ләйсән Гыймаева башта – игезәк кызлар, аннан алты елдан соң малайлар алып кайткан. Өч ай элек Ләйсән белән Рамил иллегә дә җитмәгән килеш әби-бабай булган. Беренче оныклары туган икән. Әмма картаерга ашыкмыйлар: игезәкләр янында аларның энергияләре ике генә түгел, дүрт тапкыр арта.

Рамил «Берлек» совхозында – механизатор. Ләйсән Әлмәт сәүдә техникумын тәмамлап, хисапчы булып эшләгән. Хәзер авылда почта бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкара.

– Кияүгә 20 яшьтә чыктым. Бер елдан Радмир исемле беренче балабыз туды. Хәзер аңа 26 яшь. Өйләнеп, гаиләсе белән Казанда яшиләр. Өч ай элек беренче оныгыбыз туды, – ди Ләйсән Гыймаева. – Икенче улыбызга Радэль дип исем куштык.

Ике малайдан соң кыз көтә алар. Хатын-кызга өй эшләрендә булышырга ярдәмче кирәк бит. Аллаһы Тәгалә бу бүләкне икеләтә арттырып биргән. Беренче игезәкләре Адэлина белән Алинә 10 нчы сыйныфта укый. Ансэль белән Адэльны 36 яшьтә алып кайта Ләйсән. Егетләргә 10 яшь.

Тик Ләйсәннәр нәселендә игезәкләр дөньяга китерү сирәк хәл түгел. Арада Ләйсән кебек икешәр парны тапканы да бар.

– Игезәкләр су тамчысы кебек бер-берсенә охшамаган. Аларның кыяфәтләре дә, холыклары да төрлечә. Берсе шаянрак, икенчесе тынычрак. Буйлары да шулай: кемдер озынрак, кемдер кыскарак. Шуңа күрә аера алмыйча интекмәдек, – ди 6 бала әнисе. – Игезәкләр тәрбияләү җиңел түгел. Берсе уянса, икенчесе дә уяна. Әмма берсе дә елап үзәккә үтмәде. Яшермим, барысына да ничек җитешермен икән, дип борчылган чаклар да шактый булды. Киендерү, мәктәпкә әзерләү өчен чыгымнар да икеләтә китә. Шөкер, күп мәшәкатьләр артта калды инде. Кечкенә чакта кыен булса да, аның каравы хәзер бик рәхәт. Безнең өйдә күңелле. Игезәкләр табуым белән горурланам. Мондый бәхет бар хатын-кызга да эләкми.

Игезәкләрне үстерү үзе үк күңелле. Уенчык, кием алсаң да, бер төрлене алырга кирәк. Әмма, үскәч, бер-берсен кабатларга яратмыйлар икән. Бигрәк тә кызлар.

– Һич югы төсләре белән булса да аерылып торасылары килә. Әмма бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Кунакка да аерым йөрмиләр. Бергә йоклыйлар, ашыйлар, бергә китап укыйлар, өй эшләрен башкаралар, – ди Гыймаевлар.

Адэлина белән Алинә имтиханнарга да бергәләп әзерләнә. Киләсе елда БДИ  тапшырасылары бар. Мәктәпне тәмамлагач, укырга да бергә китмәкчеләр. Исәпләре – дизайнер яки менеджер булу. Тик анысын хәл итеп бетермәгәннәр әле.

Тәрбия турында да сораштык. Монда бит бер генә түгел, берьюлы ике баланы тыңлатырга кирәк.

– Балалар тәртипле булсын, дөньясын онытып телефонда утырмасын өчен, кечкенәдән эшкә өйрәтергә кирәк. Без шулай тырыштык. Эштән кайтуга өйне җыештырып, гөлләргә су сибеп, идәнне юып куялар. Кызларның тагын бер елдан укырга чыгып китәселәре бар. Бар ризыкны да әзерләргә өйрәттем. Улларыбызның зурлары әтиләре белән техника янында кайнашып үсте. Тракторда да йөрделәр, комбайн ярдәмчеләре булып та эшләделәр. Төпчек булгач, кечкенәләре иркәрәк. Тик алары кечкенәрәк шул әле, – ди хуҗабикә.

Алар өчен әни дә, дус та, психолог та ул. Ләйсән ханым әйтүенчә, балага тиктомалдан кычкырырга кирәкми. Аның әйтәсе фикерен ахырга кадәр тыңлап, аннан киңәшеңне бирсәң, бик яхшы аңлыйлар. Әлбәттә, түземлек кирәк. Мәктәп хәлләрен сорашып, өй эшләрен тикшереп, барысын да контрольдә тота икән. Әти-әни назын тойган балалар үзләре дә җавапны җылылык белән кайтара.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү