Аю ике кешене үтергән

Алясканың көнбатыш төбәгендәге Уэльс бистәсендә ак аю ике кешегә һөҗүм иткән. Алар һәлак булган, дип хәбәр иткән KTUU-TV җирле телеканалы.

Ерткыч торак пунктка килеп, берничә кешене эзәрлекләгән. Ахыр чиктә бер хатын-кызга һәм үсмер малайга һөҗүм иткән. Икесе дә һәлак булган, дип аныклап үткән телеканал, полиция мәгълүматларына таянып.

Хокук саклау органнары хәбәренә караганда, аюның үзен соңыннан биредә яшәүче бер ир-ат үтергән.


Фикер өстәү