Кыштан әзерлисе: орлык сайлау буенча киңәшләр

Урамда әле гыйнвар суыклары хөкем сөрсә дә, бакчачылар «селкенә» башлады инде. Алар сыйфатлы орлык юнәтү белән мәшгуль хәзер. Махсус кибет киштәләре селекция могҗизасына  тиң  яшелчә рәсемнәре сурәтләнгән  орлык каплары белән тулган. Әмма бер генә сатучы да бакчачылар өметенең ничегрәк акланасын әйтә алмый. Көзен мул уңышка сөенеп туя алмас өчен нәрсә чәчәсен «Россельхозцентр» оешмасының Татарстан буенча филиалы җитәкчесенең орлыкчылык буенча урынбасары Рафис Рамил улы Хәбибуллиннан сораштык.

Белгеч әйтүенчә, Россиядә, закон нигезендә, Селекция казанышлары дәүләт реестрына (государственный реестр селекционных достижений) кертелгән орлыкларны гына сату рөхсәт ителә. Ил өчен бердәнбер ул. Әмма һәрбер орлык яки үсенте ниндидер төбәккә яраклаштырып әзерләнелә. Мәсәлән, Төньяк Кавказ төбәгендә үстерү өчен чыгарылган орлыкның бездә – Идел-Нократ төбәгендә ниндидер уңыш бирүе икеле. Әмма орлык җитештерүчеләр, гадәттә, теге яки бу культураны кайсы төбәктә үстерүнең кулайрак булуын күрсәтми. Шуңа күрә орлыкларның дәүләт реестрыннан үзегезгә ошаган сортның кайсы төбәккә яраклаштырып чыгарылуын карау һич тә зыян итмәячәк.

Белгеч киңәшләре

Рафис Хәбибуллин орлык сайлау буенча киңәшләрен дә бирде. Орлыкларны үзегез белгән яки тәҗрибәле бакчачылар киңәш иткән махсус кибетләр яки фирмалардан гына сатып алыгыз. Шунысын истә тотарга кирәк: яхшы орлык беркайчан да арзан була алмый. Кемнәрдәндер бәясе төшерелгән орлыклар алмагыз, «ташлама», «акция»ләрне дә читләтеп узыгыз. Гадәттә, куллану вакыты чыгарга озак калмаган, киштәдә байтак вакыт аунап яткан сыйфатсыз товарны гына ташлама белән саталар. Орлык сайлаганда, кабының матурлыгына түгел, ә җитештерүчесе турында мәгълүматка игътибар итегез. Шулай ук бер төрле генә сорт яки бер төрле генә җитештерүченең орлыгын сатып алмагыз. Төрлесеннән алсагыз, сортка да, җитештерүчесенә дә тиешле бәя бирә алачаксыз.

Белгеч  берочтан «гибрид» һәм «сорт» төшенчәләрен дә тагын бер кат аңлатып үтте.  Орлык кабында F1 дип язылган икән, димәк, гибрид (ике яки аннан күбрәк сортны кушып ясалган орлык) бу. Мондый орлыктан үстерелгән культура чирләргә бирешмәве, суыкка чыдам булуы, мул уңыш бирүе белән аерылып тора. Гибрид орлык кабына, әйтик, помидорларның авырлыгы 500 граммга җитә, дип язылса, чыннан да, моңа ышанырга мөмкин. Ә менә гадәти сорттан, бик тырышып үстергәндә дә,  мул уңыш алу кыен.

Орлык кабындагы мәгълүматларга килгәндә, партия номеры һәм капка тутыру вакытының нинди ысул белән басылуы гына да күпне сөйли, ди Рафис Рамил улы. Типографик ысул белән басылган икән, орлыкның фальсификат булып чыгу куркынычы зур. Ник дигәндә, типографиядә басканда, кайсы капка нинди партиянең һәм кайчан тутырылачагын белеп булмый бит.

Белгеч саклагыч тышча белән капланган гранулалы орлыкларның өстенлекләрен дә аңлатып үтте. Беренчедән, мондый орлыкларны ара калдырып утырту җиңел. Икенчедән, туклыклы матдәләргә бай булган катлам белән тышлану нәтиҗәсендә, тизрәк шытып чыга, авырулар һәм корткычларга бирешми. Шул ук вакытта гадәтиеннән 10–25 процентка күбрәк уңыш бирә. Утыртыр алдыннан мондый орлыкларны суда тотмыйлар, чөнки саклагыч тышчасы эреячәк.

 

Әлфинур Нәҗметдинова, һәвәскәр бакчачы:

– Бакчачылар, гадәттә, мул уңыш бирүче һәм әйбәт сакланучы яшелчә сортларын хуп күрә. Безнең якларда, әйтик, кишернең «нантская», «лосиноостровская», «самсон» сортлары әйбәт үсә. Кыярдан – «родничок» (тозлау-маринадлау өчен уңайлы) һәм «зозуля» (җәйге салатлар ясау өчен) кебек сортлардан да яхшырагы уйлап табылмагандыр әле, дип уйлыйм. Помидорга килсәк, бүген яңа, моңарчы күз күрмәгән-колак ишетмәгән сортларны эзлибез. Күпләр сары яки шоколад төсендәге помидорлар утырта. Язылмаган кагыйдә буенча, теплицада помидорның берничә сорты: салат ясау һәм маринадлау өчен кулай булган кимендә берәр сорт  үсеп утырырга тиеш.


Фикер өстәү