103 яшьлек җанатар. «Ак барс» капитаны Данис Зарипов Хәдичә әбинең хәлен белеште

Яшьлек узмаган әле аннан! Әнә бит: күзләре нур чәчә, дөньяга, ил-көнгә кызыксыну да бетмәгән. Сүзебез – Хәдичә Шәйдуллина турында. 103 яшьлек ак әби ул. Бер гасырлык тормышында ачысы да, төчесе дә булган инде, билгеле. Ачысы күбрәк эләккәндер әле… Тик хәзергесе белән канәгать ул. Бәхетле картлык кичерә әбекәй.

Хәдичә әби – тыл һәм хезмәт ветераны. Тумышы белән Сарман районының Карамалы авылыннан. Ишле гаиләдән – сигезәү булалар!

Яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән аның. Аяусыз сугышта ирен дә югалта. Ә биш баланы аякка бастыру, ашлы-эшле итү Хәдичәгә кала… Җиңел булмаганын үзе дә инкарь итми инде. Язмышыңа язылгач, нишләмәк кирәк. Әмма зарланмый һәм зарланмаган ул!

Шушы көннәрдә Хәдичә Шәйдуллина 103 яшен билгеләп үтте. Озын гомерле булуның сере шулдыр инде: начар гадәтләрсез көн итү, кеше сөйләмәү, юкка ашыкмау, эш сөю. Озын-озак яшисең килсә, тормышка карашыңны үзгәрт икән шул.

Хәдичә әбинең яраткан шөгыле дә бар әле. Ул «Ак барс» хоккей командасының күптәнге җанатары. 103 яшьлек әбекәй янына күптән түгел хоккейчы Данис Зарипов та килеп киткән. Әлбәттә, бүләкләр белән! Хәзер инде «Ак барс»ларга тырышып уйнамый хәл юк! Хәдичә әби егетләргә дә киңәшләрен, хәерле сүзләрен әйтми калмагандыр. Шундый ак әбиләр уеннарны карап, җиңсеннәр дип дога кылып торгач, җиңәсе дә җиңәсе «барс»ларга!


Фикер өстәү