Төркиядә Россиянең дүрт кешелек гаиләсе хәзерге вакытта хәрәбәләр астында, аларны коткару мөмкинлеге бар. Бу хакта ТАСС оператив хезмәтләрдән алган мәгълүматка сылтама белән яза.
"Хәрәбәләр астында дүрт россияле бар: ир белән хатын һәм аларның балалары. Аларны саклап калу мөмкинлеге бар», дигән агентлыкка чыганак.
Төркия хакимияте җир тетрәүләрдә һәлак булучылар исемлеген яңартты – хәзер аларның саны 7 108гә, ә зыян күрүчеләр саны 40 910га кадәр җитте.
Исегезгә төшерәбез, дүшәмбе көнне илнең көньяк-көнчыгышында бер тәүлек эчендә 7 баллдан артык магнитудалы ике җир тетрәү булды. Бу - 1939 елдан соң булган иң көчле афәтләрнең берсе. Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган ил күләмендә 12 февральгә матәм игълан иткән иде.
https://vatantat.ru/2023/02/104364/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез