Әйдәгез, шушы айда без дә Тукай рухында, шигърият дулкынында «йөзеп» алыйк. Флешмобта катнашу өчен, төбәндәге икеюллыкны дәвам итәргә кирәк:
«Туган телне бәйләп йөрәкләргә,
Апрель саен Тукай эндәшә...»
Шартлар:
1. «Ватаным Татарстан»ның ВКонтактедагы рәсми төркеменә язылган булырга.
2. Әлеге икеюллыкны дәвам итеп, шигырь язарга (ничә куплеттан торуы мөһим түгел).
3. Аны #ВТ_Тукайрухында #ВатанымТатарстан хештеглары белән пост итеп ВКонтактедагы шәхси сәхифәгезгә урнаштырырга.
4. Постта түбәндәге логотип булу хуплана (аны шул килеш тә, үзегезгә ошаган фотосурәт янына куеп та файдаланырга мөмкин).
5. Һәм, әлбәттә, сәхифәгезнең ачык булуын тикшерергә онытмаска.
«Тукай рухында» флешмобы шагыйрьнең туган көне – 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ягез, нинди талантлы халык булуыбызны күрсәтик әле!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез