Мәктәпләрдә директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре барлыкка киләчәк: аларга нинди өметләр баглана?

Киләсе уку елында барлык мәктәпләрдә директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре барлыкка киләчәк. Узган ел Президент Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Патриотик тәрбия» федераль проект кысасында илнең 35 төбәгендә 17 меңнән артык шундый белгеч эшли башлады инде. Киңәшчеләр мәктәпне кайсы якка таба үзгәртергә җыена? «ВТ» хәбәрчесе белгечләрнең фикерен белеште.

Безнең мәктәпләрдә болай да тәрбия эшләре буенча урынбасарлар бар бит инде. Бу яңа белгечләр тагын нигә кирәк? Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергәнчә, киңәшчеләр тәрбия өчен җавап бирүдән тыш, балалар иҗтимагый оешмалары белән дә хезмәттәшлек итәчәк. Кыскасы, киңәшче тәрбия буенча эш программасы булдырачак. Укучыларны төрле проектлар белән кызыксындырачак, иҗади, туристик, спорт чаралары оештырырга ярдәм итәчәк. Әйтик, балаларны музей, кино, театрларга йөртәчәк. Эшләре шундыйрак. Киңәшчеләргә федераль казнадан өстәмә акча түләнә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикакүләм әти-әниләр җыелышларының берсендә әлеге яңалыкка карата үз фикерен җиткергән иде. «Имтихан күрсәткечләре артыннан куып, тәрбияне онытырга ярамый. Бала бик акыллы, әмма тәрбиясез булырга мөмкин. Моннан да куркынычрак әйбер юк», – дигән иде ул.

Мәктәпләрдә бүген болай да спорт, иҗат һәм башка бәйгеләр күп уза. Йөгертәләр һәм сикертәләр, җырлаталар һәм биетәләр, тәрбиягә урын аз бирелә. Кайбер белгечләрдән шундый фикерләр ишетергә туры килә. Бу киңәшчеләр элеккеге «пионервожатый» ролен үтәр дип көтүчеләр дә бар. Әйтик, Арча педагогика көллиятендә мондый киңәшче узган ел эшли башлаган икән инде.

– Мәктәпнең тәрбия юнәлешендәге вазыйфалары бик күп. Тәрбия эшләре буенча урынбасар, педагог-оештыручы, сыйныф җитәкчесе генә куелган барлык бурычларны тиешенчә башкарып чыга алмый. Алар бит тәрбия белән генә шөгыльләнми, дәрес тә укыта. Минем өчен әхлак мәсьәләсе укуга караганда беренче урында. Барлык бала да «5ле»гә генә укып та, юрист та, икътисадчы да булып бетә алмый. Начар укыса да, иң беренче чиратта, кеше булсын. Менә хәзер «Алдынгылар хәрәкәте» булдырылды. Аны оештырырга кирәк. Балалар белән эшләү җиңел түгел. Бүген укытучының болай да эше күп. Бу юнәлешкә ниндидер нәтиҗә ясый торган белгеч булу бик яхшы. Ир-ат укытучы булса, тагын да әйбәтрәк. Балаларга ир тәрбиясе дә җитми, – ди әлеге уку йорты директоры Гөлнара Гарипова.

Билгеле, мондый штат булдыруны мәктәпләрдә күптән көтәләр. Спас районының мәгариф бүлеге башлыгы Александр Ермилин әйтүенчә, киңәшчеләр зур мәктәпләргә каралган. Әгәр авылда 15 бала гына укыса, андый белгеч билгеләп булмый.

– Болгар шәһәрендә ике мәктәптә булдырылыр дип планлаштырыла. Аларда 500–600 укучы белем ала. Бу бигрәк тә шәһәр мәктәпләре өчен кирәк дип уйлыйм. Сыйныф җитәкчесе бөтенесен дә күреп, карап бетерә алмый. Бүген ватанпәрвәрләр тәрбияләүгә дә игътибар артты. Эш күп булачак, – диде Александр Ермилин.

«Балалар оешмалары» советы, Казандагы «Подросток» үзәге директоры Екатерина Согрина да бу тәкъдимне хуплый. Тик иң элек кадрларны өйрәтү, мәктәпкә бу эшнең барлык нечкәлекләрен белгән белгечләрнең килүе кирәк.

– Алар тәрбия эшләре буенча урынбасарларны кабатламасын иде. Әгәр киңәшчеләр вазыйфасына үсмерләр клублары белән хезмәттәшлек итү дә керсә, эш тагын да көчәячәк. Мәктәпне тәмамлагач, үсмерләр безгә, төрле клубларга шөгыльләнергә килә. Киңәшчеләрнең яшьләр сәясәтен үстерергә ярдәм итүе дә мөһим, – дип фикерен белдерде ул.

Егетләр генә укыган мәктәптә дә, кирәкми, димәделәр. Казандагы 7 нче лицей-интернатның директоры урынбасары Алмаз Мансуров фикеренчә, балаларны сәнгать, әдәбият, мәдәният ягыннан да үстерергә кирәк.

– Мәктәпләрдә бу эш алып барыла. Ләкин балалар өчен кызык булган нәрсәләрне, аларның яшь үзенчәлегенә туры китереп өйрәнеп оештыру файдалы. Шулай иткәндә бу вазыйфа файдалы булыр дип уйлыйм, – ди Алмаз Мансуров.

Азнакай районында яшәүче Алсу Габделхакова заманында укытучы, пионервожатый булып эшләгән. Шуңа күрә мондый белгечләр хисап тутыручы түгел, чын практиклар булырга тиеш дип саный:

– Берәүгә дә сер түгел, хисап югарыдан кушыла. Өлгерәләрме, юкмы, мәктәпләрдә тиз генә нәрсәдер эшләп куялар инде. Аның җиткәнен, җитмәгәнен берәү дә тикшерми. Бер мәктәп белән даими аралашып торам. Укытучыларның вакыты юк. Урамны чыкканда телефонына карап барган бала кебек хәлгә калды алар. Тизрәк мәгълүмат бирәселәре бар. Сыйфат, практик ягы җитми дип уйлыйм. Бардың, кайттың түгел. Барып нәрсә күрдең? Нәтиҗәсе бармы? Җыр-бию бездә күп инде, һөнәргә, тәрбиягә өйрәтү кирәк.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү