Ялга кайткан Арслан Хәйретдинов: «Әниемнең токмачлы ашын сагындым»

Махсус операциядәге егетләр ике атналык ялга кайта башлады. Яшермиләр, бик сагынганнар. Якыннарын гына түгел, туган якның искән җиленә кадәр юксынып кайтканнар. Казанда яшәп, Югары Осланда эшләсә дә, 34 яшьлек Арслан Хәйретдиновны Буа хәрби комиссариаты аша махсус хәрби операциягә  алалар. 

Нәни улын, хатынын, әти-әнисен калдырып китү җиңел булмый аңа. Ул да башкалар юлын үтә. Башта «Казан ЭКСПО»га эләгә. Анда бер ай хәрби әзерләнү үткәч, юлга кузгалалар. Ул эшләгән мәктәп директоры шалтыратып, сиңа бронь бирәләр, дип тә әйтеп карый. Арслан дус егетләрен ташлап китә алмый. Аңлый ул: әгәр бөтен кеше дә әнә шулай эшләсә, илне кем саклар? Гаиләңне, якыннарыңны яклаучы табылырмы?

– Мин ул чакта укыта идем. Повестка килгәч, ике дә уйламыйча, чыгып киттем. Хәрби хезмәттә булган егет бит мин. Күңелемдә ватанпәрвәрлек яши. Ничек инде чакыргач, качып йөрим? Бу минем өчен хурлык булыр иде. Беренче вакытта әти-әни дә, гаиләм дә елады. Үземә дә кыен булды. Ә инде анда баргач, бөтенләй башка дөньяга эләгәсең. Еларга вакыт юк анда, – дип сөйли Арслан. – Гаиләм, 5 яшьлек улым минем белән горурлана. Авылдан да бер үземне, вуздагы укыган төркемнән дә бер үземне алдылар. Димәк, шулай язган. Үзем дә хәзер махсус операциягә китүем белән горурланам. Ир булып тугансың икән, ир булырга кирәк. Әни, хатын, апа-сеңелләребез безгә ышана. Ничек инде бармый каласың?! Кайберәүләрдә ватанпәрвәрлек юк дип саныйм мин. Ватанпәрвәрлек туган якны ярату гына түгел әле ул, гаиләңне дә ярату. Телевизор карап, интернетта утырып кына ватанны саклап булмый. Әти-әниләр дә улларын армиягә җибәрмәү юлларын эзли. Хәзер бар да башкача. Егет белән егет гаилә кора, әни тәрбиясе генә алган җебегән уллар үсеп килә. Егет кеше мылтык тота белергә тиеш. Әлегә ярый безнең буын бар. Алга таба ни көтәргә?! Әмма өмет бар – әтиләре махсус операциядә булганнарның уллары чын ир-ат булып үсәр дип өметләнәм.

Кайтканына өч көн узса да, Арслан әле ныклап ял итмәгән. Аны күрергә теләүчеләр, кунакка дәшүчеләр күп икән. Барлык туганнары, дуслары килеп җиткән. Әмма иң кадерле кешеләре гел янәшәсендә.

– Беләсезме нәрсәне сагындым? Әниемнең токмачлы ашын ашыйсым килде. Көткәннәр. Табын тулы ризык иде. Әниемнең тәмле ашларын да ашарга насыйп булды. Очрашу мизгелләре әле дә күңелемдә тора. Кадерле кешеләремә чәчәк бәйләмнәре алып кайттым. Әмма иң зур бүләк – йөрәктәге хисләрем. Алары әйтеп-бетергесез. Чит җирдәге хәлләр мине үзгәртте, – ди Арслан.

Украина басуларында көн күрергә күнеккән инде ул. Блиндажда яшибез, ди. Туган яктан килгән һәр күчтәнәчкә рәхмәт әйтә. Үзебезнең дә акча бар, әмма туган яктан килгән бер кечкенә генә әйбер дә җанга якын, ди ул.

Солдат тормышы бөтенләй башка. Махсус хәрби операция барган урында инде сайланып торып булмый. Өс киемнәрен юа алмыйлар, чиста да йөриселәре килә. Әнә шуңа алып килгән киемнәрне рәхмәт әйтеп киеп куялар. Хәзер инде ашау җитәрлек икән. Туган яктан ни генә килми бит. Сабыйлар йомшак уенчыкларга кадәр җибәрә. Солдат абыйлары аларны йә мылтыгына тагып, йә күкрәк кесәсендә саклап йөртәләр икән. Монда кадере булмаган, анда  тансыкка әйләнгән тәм-томнарны җыелышып ашыйлар. Әле күптән түгел Арсланның үзе эшләгән мәктәбе укучылары исемле посылка җибәргәннәр. Матур теләкләр белән  хат язганнар. Шуларны күз яшьләрсез укый алмаган ул.

– Үз көнебезне үзебез күрергә өйрәндек инде. Егетләр шулкадәр якын. Бер гаилә кебек яшибез. Бергә кочаклашып  йоклыйбыз. Анда күңелгә авыр. Үлем янәшә генә йөри бит. Кайчак дус егетләрнең күңеле төшә. Стресс кичерүчеләр дә бар. Әмма без бер-беребезне ташламыйбыз. Җылы сүзебезне әйтеп, юатабыз, – ди Арслан. – Бар нәрсәнең кадере арты. Сусыз да яшәдек. Ризык булмаган көннәр дә булды. Тормышта гади генә күренгән әйберләрнең никадәр кадерле икәнен аңладык. Монда чиста караватта, йомшак мендәрдә йокласак, тегендә салкын, юеш җирдә дә төн чыгарга туры килә.  Ни генә булса да, бер дә начар уйлыйсы килми. Әмма сугыш кырында төрле хәлләр булырга мөмкин.  Баламны да үзем үстерәсем килә. Кайткан көнне кулымнан төшмәде улым. Бергә йокладык. Җибәрмичә, кочаклап кына торды. Әти-әнине дә кайгыга саласым килми. Ничә яшьтә булсам да, мин бит аларга бала әле. Хатынымны да бик яратам. Элек төрле чаклар булса да, аерылышу безне тагын да якынайтты. Повестка алганнан соң без бер-беребезгә карата үзгәрдек. Матур гына итеп сөйләшәбез, иң җылы сүзләр белән язышабыз.

Арслан, авыр чакта дога коткара, ди. Ул аларны элек тә укыган. Анда баргач, күбрәк искә төшерә башлаган. Ял биргәннәренә рәхмәтле ул. Баштарак, кайтасын белмәгәндә, вакыт узганын сизмәгән дә. Ялга җибәрәчәкләрен белгәч, көнен җиткерә алмыйча тилмергән. Урын алыштыру, уйларны үзгәртү, якын кешеләрне күреп килү кирәк иде, ди.

–   Анда егетләр көтә. Бергә булганда көчле без. Бер савыттан, бер телем ипине бүлеп ашаган егетләр бит. Алар миңа бик якын, – ди ул. – Мин элек ике эштә эшләдем.  Аллаһы Тәгаләдән, акчалы, бер генә эшем булсын иде, дип тели идем. Теләгем кабул булды.  Акчасын да түлиләр. Бер генә эш. Шуларны уйлыйм да, теләкне тели белергә кирәк икән, дим.  Хәзер инде уйда бары бер генә теләк: исән-имин, җиңү белән кайтсак идек! Иң җылы, иң рәхәт җир  туган якта гына!

 

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү