Казанда беренче балалар хәйрия кинофорумы уза

14–16 апрельдә Казанда беренче тапкыр «Детский КиноМай» кинофорумы узачак. Яшь тамашачылар игътибарына соңгы елларда Россиядә төшерелгән иң яхшы картиналар тәкъдим ителәчәк.

– Бу – безнең беренче тәҗрибә. Кинофорум кысасында балалар танылган актерлар, музыкантлар һәм башка сәнгать эшлеклеләре белән таныша алачак, – дип сөйләде ачылыш тантанасында «Детский КиноМай» хәйрия фонды президенты Лидия Евтушенкова. – Безнең фонд 2009 елдан бирле балалар һәм яшүсмерләр өчен Россия киносын популярлаштыруга ярдәм итә. Кинофорум балаларның иҗади эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Барлык чаралар да бушлай, теләгән һәр кеше килә ала. Казандагы беренче кинофорум сезне битараф калдырмас дип өметләнәбез.

Өч көн дәвамында «Мир» һәм «Алмаз Синема» кинотеатрларында соңгы берничә елда балалар һәм яшүсмерләр өчен Россия режиссерлары төшергән 10 фильм күрсәтеләчәк. Бу – «Крошка» (Сергей Тютин), «Ничей» (Евгений Татаров), «Артек. Большое путешествие» (Карен Захаров, Армен Ананикян), «Осторожно, дети!» (Анна Сичинская), «Душа пирата» (Айсыуак Юмагулов), «Начать сначала» (Ирина Гобозашвили), «Маруся, фореvа» (Александр Галибин), «Это твой день» (Олег Массарыгин), «Золотая бронза» (Игорь Копылов), «Африка» (Дарья Биневская, Надежда Славецкая) кинокартиналары.

Кино караудан тыш, яшь тамашачылар иҗади очрашуларда һәм мастер-классларда катнашачак. Алар актерлык һәм вокал осталыгының серләренә төшенә, шулай ук үз китапларын язу серләре белән таныша алачак.

Астролог, язучы Тамара Глоба сүзләренә караганда, оештыручылар форумны уздыру өчен бик уңайлы вакыт сайлаган. Моннан тыш, ул алдагы өч елда Татарстан башкаласын уңай үзгәрешләр көтә, дип фаразлады.

– Моңа илдә һәм дөньяда барган вакыйгалар ярдәм итәчәк. Нәтиҗәләр бик уңай. Яшьләр, шәһәр үсеше, икътисадый структура һәм төзелеш өчен бик мөһим чор, – диде ул.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү