Россия бюджеты: чыгымнар тагын үсә

Федераль бюджетка очны-очка ялгап бару көннән-көн авырая. Март аенда Мәскәү чыгымнарны киметә һәм дефицитсыз диярлек бюджетка ирешә алган иде.

Апрельнең беренче декадасында ук көнлек бюджет чыгымнары кискен үсеп киттеләр. Казна акчасы гыйнвар – февральгә караганда да күбрәк исраф ителә башлады. 11–17 апрель аралыгында акча тоту таң калдырырлык дәрәҗәдә үсте. Бер атна эчендә 1,140 триллион сум акча тишек кесәдән төшеп калган кебек юкка чыкты. 17 көнлек чыгымнар – 2,068 триллионга, ел башыннан тотылган акча 10,144 триллион сумга җитте. Әйдәгез чагыштырабыз. Федераль бюджет гыйнвар аенда бер көнгә 97 миллиард сум акча тоткан. Февральнең көнлек чыгымнары – 98 миллиард сум. Март күрсәткече – 75 миллиард сум  гына. Һәм апрель, ниһаять, барысын да уздырып, колачны киң җәйгән: бер көнгә тотылган акча 122 миллиард сумга җиткән. Бюджетта бер елга 29,867 триллион сумлык чыгымнар салынган. Бюджетны үтәү өчен (кәгазьдәгечә үтәлгәндә дә әле ул дефицитлы булачак) калган айларда тәүлеккә 76,4 миллиард сумнан артык акча тотарга ярамый. Бу сан үтәлер дип уйлау шик тудыра. Милли байлык фонды быелга җитәрлек әле, билгеле. Әмма Мәскәүдә аны быел ук тотып бетерүдән сакланачаклар. Бюджетны тутыруның популяр булмаган башка юлларын сайларга туры килер, мөгаен. Бу – салымнарны арттыру, инфляция, девальвация.

Агымдагы вазгыятьтә инфляция түбәнәйде. Ул хәтта Үзәк банк омтылган параметрдан дә түбәнгәрәк китте, 3 процент тирәсе генә. Аны акча басып күтәрергә мөмкин. Салымнарны арттыру, сумның курсын түбәнәйтү җитештерүчеләр өчен проблемалар тудырачак. Девальвация тагын бер проблема белән яный. Россиядә эшче куллар җитешми. Гайдар институты эшче куллар дефицитын соңгы утыз елда иң көчлесе дип бәяли. Эшкә кеше булмаса, җитештерүне үстерү мөмкин түгел. Дефицитны мигрантлар белән капларга гадәтләндек. Әмма төрле чыганаклардан алган саннар Россиядә мөһаҗирләр саны кимүен дә күрсәтә. Чит ил кешесе безгә ни өчен килә? Акча эшләү өчен. Һәм аңа хезмәт хакының доллардагы күләме мөһим. Девальвация хезмәт хакының валютадагы күләмен кечерәйтә. Бездә эшләп алган акчасы мөһаҗир өчен кызыктырырлык булудан туктый. Шул сәбәпле хөкүмәтне валюта курсларын уйнатканда бик игътибарлы булырга мәҗбүр итә. 2014 елдагыча паника ясап, доллар курсын ике тапкыр сикертсәң, мигрантлар хезмәтен файдалану мөмкин булмавы ихтимал. Хәзер мөһаҗирләр көч түкмәгән тармакны табу кыен. Ташкичүдә дә берничә таҗик егете эшли. Алардан башка ферма ятим калачак.

Төбәк бюджетлары да акча агымнарының саегуыннан интегәләр. 85 төбәкнең 33ендә үткән ел ахырында казнага түләүләр кискен кимегән. 5 төбәктә салым җыю һәлакәтле чиккә кадәр түбәнәйгән, диләр белгечләр. Бары тик 17 төбәктә генә салым җыю арткан.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү