Озакка китсә, күтәреп булырмы?

Россия федераль бюджетының дефициты кискен үскән чорда яшибез. Бу безгә быел булмаса, киләсе елга зур проблемалар вәгъдә итә. «Чыгымнар нәрсәгә тотыла?» дигән сорау туа. Салым түләүчеләрдә андый сорау барлыкка килү бер дә гаҗәп түгел, чөнки ил бюджетында гына түгел, гаилә бюджетларында да җитмәүчелек арта. Соңгы көннәрдә товар һәм хезмәтләр куллану үсә икән, бу – нигездә кредит бирүнең артуы нәтиҗәсе.

2022 елның мартыннан Финанс министрлыгы дәүләт чыгымнарының структурасын игълан итүдән туктады. Әмма белгечләр электрон бюджет аша чыгымнарның күпме булуын һәм кая китүен исәпләп чыгара барыбер. Консолидацияләнгән бюджетны (ягъни федераль һәм төбәк бюджетларын бергә кушкач килеп чыккан саннарны) өйрәнгәч, объективлыкка якын картина туа. 2022 елда бердәм бюджет чыгымнары 55,1 триллион сумны тәшкил иткән. Бу – эчке тулай продуктның 17 проценты, 2021 ел белән чагыштырганда чыгымнар 8 триллионга күбрәк. Арту рекордлы. Әмма үткән ел бюджет профицитлы булды, чөнки нефть-газ бәяләренең котырып үсүе акча яудырды.

Бездә төп чыгымнар оборонага һәм силовикларга тотыла дигән фикер нык бит инде. Чынлап та, федераль бюджетта аларга чыгымнар елдан-ел арттырыла. Ләкин консолидацияләнгән бюджет өстенлекнең социаль өлкәдә икәнен раслый. Үткән ел социаль сәясәткә (пенсияләр, пособиеләр, ана капиталы, льготалар һ.б.) 17,8 триллион сум акча тотылган. Милли икътисад 8,4 триллион сумны йоткан. Монысы да социаль өлкәгә якын аның, чөнки юл төзелеше, авыл хуҗалыгы, транспорт, элемтә тармакларын үз эченә ала. Мәгарифкә 5,5 триллион сум бүленгән. Сәламәтлек саклау тармагы да шул кадәр үк суммадан файдаланган. Болар барысы да халык мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Оборона – 5,5 триллион сум, хокук саклау тармагы 2,2 триллион сум акча белән финансланганнар.

2023 елда чыгымнар үсеше темпы артты. Бюджет профицитлыдан дефицитлыга әйләнде. Дефицит хәтта бюджетка салган параметрлардан күпкә узып китте. Оборона чыгымнары 3,9 тапкыр артып киткән, диләр белгечләр. Сүз гыйнвар – февраль чыгымнары турында гына бара. Ел башында күбрәк булып, башка кварталларда, бәлки, ул чыгымнар кими торгандыр. Без кулда булган саннар белән генә эш итәбез. 2002 елның беренче ике аенда оборона чыгымнары бюджет структурасында бишенче урында гына булса һәм уртак бюджетның 8,5 процентын гына тәшкил итсә, 2023 ел башында, социаль сәясәттән генә калышып, икенче урынга күтәрелгәннәр һәм алар өлеше 23,3 процентка (!) җиткән. Бик зур сан бу, андый пропорцияне ил бюджеты озакка китсә күтәрә алмый. Чыгымнарның артуы керемнәрнең кимүе белән параллель бара, төп авырлыкны шул тудыра да инде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов 

 

 


Фикер өстәү