Ришат Төхвәтуллин әнисенең бер гамәле турында горурланып сөйләгән

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин туып-үскән авылында – Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында концерт куйган. Бу җирлектә яшәүче туташ-ханымнар махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына маскировка челтәрләре үрәләр икән.

Артист Мәдәният йортында чыгыш ясаганнан соң челтәрләр үрүче 34 туташ-ханым белән аралашкан. Алардан ул моның өчен нәрсәләр кирәклеген сорашкан.

“Шуның кадәр тырышлар! Буш вакытлары булган саен бирегә челтәр үрергә киләләр. 91 челтәр үргәннәр инде! Әнием клубта сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ул да хәрбиләргә булыша”, – дигән Ришат Төхвәтуллин.

“Әнием әле күптән түгел генә, башка ханымнар белән бергәләшеп, окоп шәмнәре ясаган. Безнең авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына берничә ир-егет китте. Авылдашлары шулар өчен тырыша да инде. Барысы да исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде!” – ди Ришат Төхвәтуллин.

Ул җәен Уфада хатыны Алия Карачурина белән концерт куеп, аннан кергән акчаны махсус хәрби операция ихтыяҗларына җибәрергә җыена икән.


Фикер өстәү