Баю өчен югалту: Мошенниклар тозагына ничек эләкмәскә?

Берне биреп, унны алу турында кем хыялланмас? Моннан оста гына файдаланучылар да, вәгъдәләргә, җиңел акчага кызыгып, ярык тагарак алдында калучылар да бар. Дөньякүләм вазгыять беркатлылыкны арттырырга этәргеч кенә бирә.

Акчаңны бир дә көт!

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, интернет киңлегендә акча урлаучылар активлашты, сак булыгыз. Финанс пирамидалары, киберҗинаятьчеләр турында бер язган идек. Яңа ысуллар кулланып, акча урлауның да чираттагы дулкыны килеп җиткән икән инде. Белгечләр дә хәзер бөтен дөньяда барган вазгыятьне шушындый акча эшенә бәйле хәйләләр өчен уңай вакыт дип бәяли.

2019 елда Россия Үзәк банкы 237 финанс пирамидасын, моңа өстәп, әле «үз эш»ен башлап кына җибәргән 80 проектны ачыклаган иде. 2020 елның алты аенда 77 шундый оешмага тап булганнар.

Россия банкының Үзәк федераль округ буенча Баш идарәсенең легаль булмаган эшчәнлеккә каршы тору бүлеге башлыгы Евгений Балычев сүзләренчә, финанс пирамидаларының яртысы диярлек – чит ил интернет-проектлары. 237 белән 77 арасында аерма зур булса да, бу әле тынычлану өчен сәбәп түгел. Белгеч фикеренчә, пандемия вакытында пирамида оештыручыларга үзләренең офлайн эшчәнлеген – беркатлы кешеләрне туплап, җыелышлар һәм конференцияләр уздыруны киметергә туры килгән. Проектлар күрсәткеченең кечкенәлеге шуның белән аңлатыла да.

Ел башыннан Татарстанның икътисад полициясе финанс пирамидаларына бәйле 16 җинаять эшен кузгаткан. Билгеле булганча, Россия Үзәк банкы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына 2 дистәгә якын шикле финанс оешмалары исемлеген җибәргән. Танылган «МММ» җитәкчесе Мавроди, заманында пенсионерларның беркатлылыгыннан файдаланган булса, хәзерге финанс пирамидаларын тотучылар азмы-күпме мал-мөлкәте булган урта сыйныф вәкилләрен кармакка эләктермәкче.

Финанс пирамидалары нәрсә вәгъдә итә соң? Иң популяр тәкъдимнәр арасында – дөньякүләм сәүдә базарына кертем һәм криптовалюта. Шарты да гади, моның өчен икътисад университеты да бетерәсе түгел: бар акчаңны алып киләсең дә шуларның «эшләп» китүен көтәсең. Шуннан соң акча сиңа тагын да күбрәк кайтачак, имеш. Бу урында «казинода бары тик казино гына ота» дигән билгеле гыйбарәне искә төшерү зыян итмәс иде төсле…

Пирамидамы, юкмы?

Ни өчен кешеләр шулай тиз җиңел акчага кызыга? Финанс пирамидасын алдан ачыклап буламы? Үзеңне кырыгалдарлардан ничек сакларга? Финанс белгече Гөлназ ТИМЕРШИНАГА шул сорауларны бирдек һәм киңәш сорадык.

Беркатлылык аркасында акчасыннан колак кагучылар турында көн дә ишетеп торабыз. Ни өчен шулай алданабыз? Финанс пирамидасын ничек ачыкларга?

Чынлап та, акчага бәйле алданулар мәсьәләсе хәзерге вакытта бик актуаль. Җиңел акчага ни өчен шулай тиз кызыгабыз соң? Иң беренче сәбәбе – финанслар өлкәсендә белемнәребезнең сай булуы. Мәктәптә дә, югары уку йортларында да финанс грамоталылыгына алай тирәнәеп китеп өйрәтмиләр. «Инвестицияләр», «капитал» төшенчәләрен дөрес аңламау да сәбәпче булып тора. Тиз арада баерга теләү, саранлык, комсызлык кебек сыйфатлар да ярык тагарак алдында калдырачак. Финанс пирамидалары шул сыйфатларга басым ясый, күп акча вәгъдә итә, кешеләр ышана. Финанс пирамидасын шундук ачыклап буламы дигәннән, бу эш белән белгечләр шөгыльләнергә тиеш. Мондый пирамидаларның берничә билгесе бар, шулар ярдәмендә дә чамаларга мөмкин. Беренче һәм төп билге – икътисад базарындагы керем дәрәҗәсеннән берничә тапкыр артыграк булган күп акча вәгъдә итү. Инвестицияләүнең төп кагыйдәсе: күбрәк керем вәгъдә иткән саен, хәтәрлеге дә зуррак. Россия Үзәк банкы лицензиясе юк икән, бу да оешманың ялган булуының бер билгесе булып санала. Юридик сорауларны да игътибарсыз калдыру ярамый. Финанс пирамидасында килешүләр шикле була. Анда клиентка нинди хезмәтләр тәкъдим ителәсе дә аңлатылмый. Ышанычлы оешмаларда барлык түләүләр дә рәсми банк, счетлар аша башкарыла. Финанс пирамидаларында алай түгел. Анда хәтта телефон аша акча күчерү дә мөмкин. Тагын бер мөһим нәрсә ул – реклама. Шикле пирамидаларда ул нык агрессив була, кычкырып тора. «Ярты елда бер миллион сум эшлә!», «Инвестор бул!» ише сүзләр кулланыла. Үзегезне саклыйм дисәгез, һич югы менә шушы билгеләрне истә калдырыгыз. Финанс грамоталылыгын үстерү дә зыян итмәс. Хәзерге заманда бигрәк тә. Җиңел акча вәгъдә итүләргә ышанмаска, белгечләр белән киңәшләшүдән тартынмаска иде. Акча күп хезмәт түгеп табыла. Шуңа да акчага бәйле сорауларга җитди карарга кирәк. Финанс пирамидалары илдә икътисади хәл киеренке чакта «чәчәк ата» башлый. Шундый чорда банк депозитлары ставкасы төшә. Халыкның 90 проценты исә акчасын банк депозитларында саклый. Алар альтернатив һәм ышанычлы башка ысулларны белми дә. Шул ставка кимегәч, кешеләр куркуга кала, акчалары өчен борчыла, үз капиталын саклау юлларын эзли башлый. Шундый мәлдә финанс пирамидаларына юлыгасың да инде. Акчасы булган кешеләр салкын акыллы булып калсын, бар акчасын тотып, теләсә кая чапмасын иде.

Мавроди заманасы түгел бит инде. Бу пирамидаларны ничектер җаваплылыкка тартып булмыймы?

Дәүләт ягыннан финанс оешмаларына карата контрольне әйтәсездер. Монда сәбәпләр күп булырга мөмкин. Шуның берсе – еш кына финанс операцияләре һәм акча белән исәп-хисап итү эшләре урау юллар аша башкарыла. Ягъни турыдан-туры рәсми банк аша башкарылмый. Моны күзәтү, ачыклау кыен. Дәүләт контроленнән котылу өчен, шундый юлларны сайларга мөмкиннәр. Аннан, андый оешмаларны тикшерү, гадәттә, зыян күрүчеләрдән мөрәҗәгатьләр килгәч кенә башлана. Ул чакта инде соң да булырга мөмкин.

Үзләрен инвестицияләр җәлеп итүче компания буларак тәкъдим итүче пирамидалар бар. Еш кына алар колакны иркәли, әмма күзне томалый торган кызыклы проект атамалары уйлап таба, замана теле белән сөйләшә. Акция, облигация, алтын чыгару кебек эшчәнлеккә бәйле акча әйләнеше вәгъдә итәләр. Мондый кешеләр белән хезмәттәшлек итүгә кем кызыкмас?! Гадәттә, пирамида оештыручылар, бернинди дә куркыныч янамый, тиенне дә югалтмассыз, керем алачаксыз, дип вәгъдә итә. Чын инвестиция компанияләре исә кертемчеләрне һәрвакыт акчага бәйле хәвеф-хәтәр булу мөмкин дип кисәтә.

Финанс махинацияләренең тагын бер төре – начар кредит тарихы аркасында банктан акча ала алмаган яки бурычын түли алмаган кешеләрне төп башына утырту. Пирамида үзен микрофинанс оешмасы, хәтта банк буларак та тәкъдим итә, кредит түләүдә ярдәм күрсәтүен белдерә. Шуларның юмартлыгына өметләнеп, әҗәтле зат банкларга кредитын кайтармый гына түгел, тагын да күбрәк акчасын югалта.

САН

Дистанцион кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләр югалткан акча миллионнар белән исәпләнә. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, бу елның соңгы 10 аенда мошенникларга татарстанлылар 826 192 000 сум акчасын күчергән. 11 миллионнан артыгын кире кайтара алганнар.

 

 

ЧулпанГарифуллина

Фото: businessman.ru


Фикер өстәү