Мавроди мирасы: кем кемне баета?

Бер авызы пешкәч, кабат өреп каба белми халык. Акча мәсьәләсендә аеруча. Быелгы җәйнең финанс пирамидалары белән бәйле гыйбрәтле хәлләре күпләр өчен сабак булырлык иде югыйсә. Шушы көннәрдә Казан урамнарында янә «МММ» рекламасы пәйда булган. Сергей Мавроди тарафдарлары кабат җиңел акча эшләргә өйрәтә башлаган дигән сүзме бу?

 Мавро үсә, син – байыйсың

10–15 миллионлап кешене кәкре каенга терәгән, 50 кешене үз-үзенә кул салуга җиткергән Мавроди системасы озак вакытка халыкның инвестицияләүгә булган кызыксынуын һәм ышанычын киметеп торды. Дистә еллардан соң кабат шушы системаны кулланучылар уяныр дип кем көткән иде икән?!

Хәйриячелек оешмасы, халык банкы, ярдәм кулы сузучылар. Мавроди системасын торгызып җибәргән кешеләр иске-яңа «МММ»ны шушы сүзләр белән тасвирлый. Казан һәм башка зур шәһәрләрнең элмә такталары, баганаларында, машина, автобус тәрәзәләрендә җиңел генә табыш алырга чакырган рекламалар күренә башлады. Болары «Телеграм» социаль челтәрендәге каналда махсуслашкан, QR-кодлары да бар. Акча эшли башлау өчен «Телеграм-бот» аша теркәлү узасы икән.

Шунысына да игътибар итәргә кирәк: яңа «МММ» яшьрәкләргә йөз тота. Ник дигәндә, замана инструментларының барысын да кулланалар бит: «Тик-ток», «Телеграм», «Ютуб» каналлары бар, шулар аша элемтәдә торалар. Аннан, Мавроди нәрсә белән танылганын белмәгән буын да үсеп җитте бит.

«МММ – 2021»не оештыручылар аны «Мавроди исемендәге үзара ярдәмләшү кассасы» дип атый. Ул инде узган елның май аеннан бирле эшләп килә икән. Схемасы болайрак: «мавро» дигән валюта сатып алырга кирәк. Аның курсы ай саен чагыштырмача 5–15 процентка үсә, имеш. Аз гына акча салсаң да, күп итеп табыш алып булачагына ышандыралар. Исәпләп карау өчен «бәхет калькуляторы» да бар. Катнашу өчен кимендә 50 доллар (хәзерге курс белән – 3500 сум. – Ред.) акча кертергә кирәк. Бу акчаны уртак банк исәп-хисап счетына күчерәсе. «Мавро»дан теләсә кайсы вакытта баш тартып була икән. Түләүләрне биредә «ярдәм» дип атыйлар. Күбрәк акча кертсәң, аларны биткоин-янчыкка кабул итәләр. Проектка яңа килеп кушылганнар өчен төрле кызыксындыру чаралары үткәрәләр. Әйтик, бер мең сумга «мавро» сатып алганнарга бер атнадан соң икеләтә «күчтәнәч» бирәләр.

«Телеграм» каналда кертемчеләрнең акчасы ышанычлы кулларда дип үгетлиләр. Хуҗалары бар акчаны җыеп, качарга уйласа да, бу – мөмкин түгел, чөнки малны «дистә»ләр буенча бүлгәләгәннәр, имеш.

«МММ – 2021» кертемчеләрне алдан ук кисәтеп тә куя: әлеге системаның финанс пирамидасы булмавында бернинди гарантия дә юк. «МММ»да катнашып, тулаем барысын да югалту ихтималы барлыгын онытмаска кушалар.

Проектта катнашучылар аның изге нияттән барлыкка килүенә ихластан ышана (язма әзерләнгән вакытта бу «Телеграм» каналда 2 меңләп кеше теркәлгән иде. – Ред.). Беравыздан: «Оештыручыларның табыш алу, баю нияте юк», – диләр. Бу – кешеләрнең матди хәлен яхшырту мәйданчыгы, имеш. Тик «Френдекс», «Финико» һәм башка пирамидалар да «сезгә ярдәм итәбез» дигән тәмле сүзләр белән буш вәгъдәләр ашатты түгелме? Әлбәттә, майлы калҗаның бер өлешен тешләп калучылар да булгандыр. Тик ярдәменнән битәр зыянын күз яшьләре белән әле дә юып бетерә алмаучылар бер-ике генә дә түгел бит.

Югалтуларга китерәчәк адым

Финанс пирамидасыннан зыян күрүчеләр турында күпме генә сөйләсәк тә, киңәшләр биреп торсак та, беркатлылык корбаннары кимеми.

Хокук һәм финанс белгече Ләйсән Харисова әйтүенчә, җәен бер-бер артлы юкка чыккан финанс пирамидаларыннан зыян күргән кешеләр яңаларына бик тиз кызыгырга мөмкин. Аның сүзләренчә,  бер төр пирамидаларның таркалуы башка финанс компания-оешмаларны уятты.

– Алар зыян күргән кешеләргә: «Югалткан акчагызны кире кайтарабыз», − дип вәгъдә бирде. Моның шарты: таркалган финанс пирамидасына кертелгән сумманың фәлән процентын түләү. Кеше инде моның мөмкин хәл икәненә ышана. Бер генә югалту җитмәгән, шул рәвешле икенче мәртәбә дә бернәрсәсез калалар. Мондый ышанучан кешеләр шәхсән минем тәҗрибәмдә дә еш очрады. Мондый очракта аларга ничек булышырга да белмисең. Югыйсә, шикле финанс оешмаларына акча кертмәгез, дисең, финанс пирамидалары турында кисәтәсең. Тик кеше барыбер өметләнә, − ди белгеч.

Ләйсән Харисова мондый шикле проектларга тиз бирешүчән кешеләр төркемнәрен атады.

– Иң элек, андый пирамидаларда азарт яраткан кешеләр катнаша. Алар зур суммалар белән уйный. «Хайп» проектларга акча кертә. Моннан тыш, мондый урыннарда җиңел акчага кызыгучы, бармакка бармак сукмыйча табыш алырга теләүчеләрне очратырга була. Болар − аз акча салып, күпкә өметләнүчеләр. Тагын бер төркем – кызыксынучылар. Кеше кергәч, мин дә керәм, диючеләр бу. Шунысы начар: менә бу категориягә караган кешеләр, җиңел акча тәмен татып, тагын да күбрәк акчасын шунда ташый башлый. Чир кебек бу, азарт хисе уяна. Бер компания ябылгач та, бер-ике атна төшенкелектә булып, бераздан башка компаниягә бар булган акчасын тапшырган кешеләрне беләм. Андый кешеләрне ничек кисәтергәдер – белгән юк, – ди белгеч.

Тиз акча булмый. Бар икән, ул мөлкәтнең дә кемнеңдер күз яше, үпкәсе, рәнҗеше белән тупланган булуы ихтимал. Ләйсән Харисова да шул фикердә. «Кеше киләчәген уйласын иде. Пирамидадагы акча яхшы акча түгел. Соңарып булса да, моны аңлаучылар бар», – ди ул.

Татарстанның атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, психолог, педагогика фәннәре кандидаты Ольга Ажимова да кырыгалдарлар капкынына ешрак нинди кешеләр эләгүе турында искә төшерде. «Беренчесе – «бәйле уенчылар». Алар өчен азарт уяткан процесс үзе мөһим. Бу алар өчен эмоциональ наркотик кебек. Ә җиңелү тагын да көчлерәк хис-кичерешләр бирә, адреналин өсти. Икенче категория – «тыныч уенчылар». Алар уен кануннарын белә, процессның нечкәлекләрен аңлый, барлык шикле урыннарын анализларга тырыша, күбрәк табыш алып калу мөмкинлеген карый. Бу кешеләр еш кына тотрыклы хезмәт хакына ия, ә пирамидага керү – алар өчен хобби гына. Аларга шунсыз күңелсез булыр иде. Өченче категория – «очраклы уенчылар». Вакыт-вакыт алар, артык акчасы булган очракта, финанс пирамидасына керә ала. Боларның финанс хәле тотрыклы, һәм берничә мең сум акчасын югалтып кына алар артык зыян күрмәячәк. Табыш алсалар – бу уңыш. Дүртенче категория – зыялы, акыллы кешеләр. Аларның матди хәле дә яхшы, җәмгыятьтә абруе да бар. Шушы категориягә, гадәттә, аз хезмәт хакы алып, көндәлек эшеннән арыган, рухи һәм һөнәри яктан «янган» кешеләр керә. Шунысын да әйтергә кирәк: бу кешеләр беркайчан да үзләренең җиңелүләрен танып, полициягә гариза тотып бармаячак. Иң элек килеп чыккан вазгыятьтә алар үзләрен гаепле дип санаячак. Моңа өстәп, башка кешеләрне төп башына утырткан өчен дә намуслары тынгы бирмәячәк. Тагын бер категория – финанс тозагына эләгеп, соңгы акчаларын да югалтырга әзер кешеләр төркеме. Алар бүтәннәрнең уңышын күреп, тиз бирешә», – дип аңлатты белгеч.

Ольга Ажимова әйтүенчә, кешегә, асылда, артыгы кирәкми дә. «Артык күп байлыкка кызыгу – явызлык ул. Аның өчен барыбер түлисе. Кайдадыр өстәлә икән, димәк, икенче урында кими, шушы кагыйдәне истә тотсак икән», – ди ул.

2021 елның беренче яртысында Россия Үзәк Банкы 146 финанс пирамидасын ачыклаган. Бу узган елга караганда бер ярым тапкыр күбрәк. Чынлыкта исә аларның саны тагын да күбрәк булырга мөмкин, ди белгечләр. Мошенниклар инвестиция компанияләре, кредит кооперативлары һәм башка финанс оешмалары исеме астында да оста яшеренә.

КИҢӘШ

Кырыгалдар капкынына эләкмәс, финанс мәсьәләсендә белемнәрне арттыру өчен, бушлай белем алу мәйданчыклары бар. Шуларның кайберләре:

dni-fg.ru

4brain.ru/finance

finprosto.ru

znaikak.ru/business

fingramota.org

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү