Өч студент кызны үтерүчене тотарга ярдәм иткән егетләрне бүләкләгәннәр

Гай шәһәрендә өч студент кызны үтерүчене тотарга ярдәм иткән егетләргә Эчке эшләр министрлыгыннан грамоталар тапшырылган. Шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер бер егетнең машинасын ремонтлау чыгымнарын компенсацияләргә вәгъдә биргән.

Кеше үтергән өчен хөкем ителгән 29 яшьлек Александр Лазарев өч студент кызны вәхшиләрчә үтергән иде. Җинаятьче Василий Коченюкның машинасын урлап качарга омтылган булган. Шунлыктан аның машинасы зур зыян күргән.

Үтерүче Гайдан 30 км ераклыктагы Орскида машина урлап качарга җыенганда кулга алынды. Александр Лазарев элек тә кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган, ә 3 ай элек кенә төрмәдән чыккан. 2012 елда Лазарев Орскида «Апелсин» бары директорын үтерүдә гаепле дип табыла һәм тугыз ел да алты айга катгый режимлы колониягә озатыла.


Фикер өстәү