Яңа гына төрмәдән чыккан ир 16 яшьлек кызны үтергән

Дивногорск янындагы урман полосасында  муены пычак белән җәрәхәтләнгән 16 яшьлек кыз мәете табылган. Үтерүдә шикләнелгән кеше атна ярым элек төрмәдән чыккан булган. Бу хакта Красноярск өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ул инде үтерү өчен утырган була, төрмәдән чыгып 10 көн үткәннән соң 2014 елда Дивногорскида яшь кызны көчли, РФ ҖК 131, 132 һәм 162 маддәләре буенча хөкем ителә. 14 июльдә азат ителә. Азат ителгәннән соң 11 көн үткәч, 2023 елның 25 июлендә, аны мәктәп укучысын үтерүдә шикләнелеп тоткарлыйлар.


Фикер өстәү