Бүген Рөстәм Миңнеханов парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына юллама белән мөрәҗәгать итә. 

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 25 нче утырышы көн тәртибендә Татарстан Президенты Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итәчәк.

Утырыш 10.00дә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак.

Чарадан ТНВ, «Болгар» радиосы, Дәүләт Советының рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.


Фикер өстәү