Рөстәм Миңнеханов балаларны мәҗбүриләп дингә тартуны тыя торган законны имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы законга үзгәрешләр кертүне раслады. Үзгәрешләрнең берсе балаларны мәҗбүриләп дини берләшмәләргә кертүне тыю белән бәйле.

«Кече яшьтәге балаларны дини берләшмәләргә тарту, шулай ук аларны ирексезләп яки әти-әниләренең рөхсәтеннән башка аларга дин укыту тыела», –  диелгән рәсми порталда урнаштырылган документта.

Моннан тыш, «Россиядә яшәүләре хупланмый» дигән карар кабул ителгән чит ил кешеләре, шулай ук экстремистик эшчәнлек өчен хөкем ителгән кешеләр дини төркем җитәкчесе яки катнашучысы булырга хокуксыз.

Чит илдә белем алган дин белгечләре дә эшли башлаганчы Россиядә аттестация узарга тиеш булачак.

Дини төркемнең эшчәнлеген дәвам итү турында белешмәне Россия Юстиция министрлыгына тәкъдим итү ешлыгы да үзгәрә. Хәзер моны елына кимендә бер мәртәбә эшләргә туры киләчәк.

 


Фикер өстәү