Татарстанның атказанган юристы вафат булды

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (УФСИН) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе, УФСИН Иҗтимагый Советы рәисе, «Ярдәм» фонды хезмәттәше, Татарстанның атказанган юристы Рафаил Дәүлиев бүген 69 яшендә вафат булды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Рафаил Дәүлиев 1953 елның 28 февралендә Казанда туган. 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Гомер буе Татарстанның көч структураларында эшли. Ул сак, психологик хезмәт, хөкем ителгәннәр белән тәрбия эше бүлекләре эшчәнлеге координациясен алып барды, тәрбия колонияләре төркемнәрен җитәкләде.

Рафаил Дәүлиев инициативасы белән республиканың УФСИН структураларында хөкем ителгәннәргә рухи тәрбия бирү өчен мәчетләр һәм чиркәүләр ачылды. Ул соңгы көннәренә кадәр «Ярдәм» фондындагы вакыйгалар белән кызыксынып торган, фонд проектларына төрлечә ярдәм итте, диелә хәбәрдә.

«Ярдәм» мәчете һәм фонды җитәкчелеге Рафаил Дәүлиевнең якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.


Фикер өстәү