Татарстанда атна азагына -29 градуска кадар суытачак

Киләсе ялларда Татарстанда -29 градуска кадәр салкын булуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

4 декабрьдә явым-төшем ихтималы аз. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, юлларда бозлавык хасил була. Төнлә һава температурасы -17..-22 градус, аязганда -23..-28 градус булыр дип көтелә. Көндез -11..-16 градус була.

5 декабрьдә коры һава торышы саклана, көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Төнлә температура -18..-23 градус салкын, аязганда -24..-29 градус була. Көндез һава температурасы -11..-16 градус булыр дип көтелә.

Якын көннәрдә республикада һава торышы Себер антициклоны йогынтысында булачак.


Фикер өстәү