Быел “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе 18+ яшь чикләве кысасында узачак

Бу хакта чарага багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр. Ул елдагыча 26 апрельдә узачак. Уздыру урыны үзгәрмәгән – быел да 18 яшьтән өлкәнрәк яшьләрне Камал театры янында көтәләр.

Сүз уңаеннан, “Мин татарча сөйләшәм!” Бауман урамыннан Камал театры янына узган ел “күченде”. Оештыручылар моны, аудиторияне киңәйтү максатыннан эшләдек, дип аңлатты. Быел исә аны тагын да киңәйтергә ниятлиләр. Нәкъ шушы максаттан акция узачак урында туклану зонасы, кием-салым сатучылар булачак, остаханәләр эшләячәк.

Бу елның тагын бер яңалыгы – яшь чикләвенең 18+ булуы. “Бу чикләү сценарийдагы кайбер темаларга бәйле”, – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова. Ә “Чарага килгән мәктәп балалары нишләргә тиеш?” соравына “Мин татарча сөйләшәм”не алып баручы Ләйлә Лерон-Бахмутова җавап бирде. “18+ тамгасын күргәч, алар тагын да ныграк кызыксыначак.

Нәрсә сөйләшә икән олылар, дип киләчәк”, – диде ул. Кыскасы, оештыручылар, чарада 18 яшьтән кечерәкләр өчен “зарарлы” сүзләр сөйләнмәячәк, дип белдерде.


Фикер өстәү