«Авылыбыз гөрләп торса да, киләчәге борчуга сала»: искитмәле Икшермә ничек яшәп ята?

Соңгы вакытта, кызганыч, авыллардагы проблемалар, аның ятим бала төсле моңаеп-моңсуланып калуы турында күп язарга туры килә. Шуңа күрә бар яктан төзек, матур, гөрләп яшәп ятучы авылларны барып күргәч, күңел аеруча сөенә.

Саба районының Иске Икшермә авыл җирлегенә өч авыл керә: Татар Икшермәсе, Иске Икшермә һәм Өч Нарат. Барысында бергә 394 хуҗалык исәпләнә, аларда 794 кеше яши. Шуның 400гә якыны – Иске Икшермәдә. Әлеге авыл исә социаль объектлары күп булуы белән үзенчәлекле. Республиканың берничә авылында һәм район үзәгендә генә кадет мәктәбе бар. Аның берсе нәкъ менә Икшермә авылында урнашкан. Моннан тыш, авылның балалар бакчасы, фермасы, клубы, китапханәсе, берничә авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып торучы амбулаториясе, балалар приюты, һәйкәлләре, азык-төлек һәм төзелеш материаллары сатучы кибетләре, мәчете, һәр сабалы яратып ашый торган ипи пешерү, колбаса әзерләү цехлары, чишмәләре, күлләре бар. Шуңа күрә авыл халкының күпчелеге эшне читкә китмичә генә үз авылларында таба. Авыл өчен анысы тагын да куанычлы.  Авылда татарлар, руслар һәм чуашлар яши.

Алтын урталык

Авылның хуҗалыгы юк, тик бик булдыклы, тырыш, чын хезмәт кешесе булган фермер Зөфәр абыйлары Мөхәммәтшин бар. Хәер, аның биләмәләрен фермер хуҗалыгы кысаларына гына сыйдырып була торган түгел. Рәт-рәт тезелеп киткән заманча корылмаларда 1900 мөгезле эре терлек тәрбияләнә, шуларның 800е – сыерлар. 2594 гектар сөрүлек җирләре бар. Беренчеләрдән булып фермаларын роботлаштырган тынгысыз җан буларак та билгеле әле ул Зөфәр абый.

– Мине 1990 елда Икшермә совхозына директор итеп сайлап куйганнар иде. Бик авыр вакытка туры килде ул. Шулай да бирешмәдек, 1996 елга кадәр яхшы эшләдек. Шуннан соң торгынлык сизелә башлады. Һәм 1997 елда фермер хуҗалыклары итеп оештырырга килештек.

Шулай итеп, бар булган мал-мөлкәтне җиде кеше арасында бүлешергә килешәләр. Тик ул чактагы район башлыгы Фәрит Гыйльмиев ассоциация итеп оештырып, араларыннан бер кешене җитәкче итеп сайларга тәкъдим итә. Ул кеше Зөфәр абый була.

– Вазыйфасы булса да, дәрәҗәсе юк иде аның. Мал-мөлкәт бүлешкәндә дә нәрсә кала, шуны алдым. Өлешемә тигән бәхетем 40 бозаудан, ярым җимерек хәлдәге берничә фермадан һәм берничә иске техникадан гыйбарәт булды. Кайсыларын шобага салып бүлгән идек. Анда яңарак «КамАЗ» туры килгән иде. Тик анысын да башка кешегә бирдем, – дип искә алды ул вакытларны Зөфәр абый.

Алай булса да, югалып кала торганнардан түгел ул. Кайда нинди яңалык күрә, шуны үз хуҗалыгында сыный. Шулай итеп, фермалар яңара, уңыш арта, аның белән бергә табыш та күбәя.

— Мул уңыш акча китермәскә дә мөмкин, – дигән фикердә тора данлыклы фермер. – Бүген бер сыердан 35 литр сөт савып алып та бөлгенлеккә чыгарга мөмкин. Бар хикмәт – чыгымда. Мул уңыш артыннан куып, чыгымны арттыру отышлы түгел. Авыл хуҗалыгында алтын урталыкны табарга кирәк. Мин 33 ел шушы принцип буенча эшлим. Эшләгән эш файда китерергә тиеш. Ә аның өчен исәпләү, анализлау, нәтиҗә ясау мөһим. Бүген безнең сөтне 27 сумга алалар. Районда сөтнең уртача үзкыйммәте – 25 сум 75 тиен. Ә безнең хуҗалыкта ул – 21 сум. Бәяләр төшү аркасында без мартта 6 млн сум акча югалттык. Игенчелек белән генә ерак китеп булмый. Аның янында терлекчелек тә булу кирәк. Акча нәкъ менә терлекчелектә.

Зөфәр абыйның эшендә алып барган икенче төп принцип – барын да бергә эшләү.

– Бездә түрәлек дигән нәрсә юк. Идарә дә итәбез, кул белән дә эшлибез. Хәзер инде үзем физик эшне бик үк алып бара алмыйм, уң кулым – улым иртәдән кичкә кадәр эшчеләр белән бергә. Басуда башкалар таш җыя икән, ул шунда, канау казыйлар икән, иң элек үзе барып тотына, – ди ул.

Эшләре уң булса да, авылның киләчәге дә борчый Зөфәр абыйны.

– Сөтне тапшырабыз гына, чөнки үзебездә һәм күрше-тирәдә фермада эшләргә теләрдәй кеше юк. Бүген минем хуҗалыкта 61 кеше эшли. Авылдашлар да,  яшьләр дә бар. Шул ук вакытта үзбәкләрне дә чакырып китерергә туры килде, – ди ул. – Авылга кешене кайтарыр өчен соңладык инде без. Бу турыда 70 нче елларда уйларга кирәк иде. Ул вакытта авылда шартлар бик начар иде, эре предприятиеләр төзегәч, халык шәһәргә чыгып качты. «Авылда исерекләр һәм юләрләр генә кала». Бар җирдә шундый сәясәт алып барылды. Мин үз эшем өчен борчылмыйм. Үземне алыштыра алырдай балалар тәрбияли алдым. Менә авыл кемгә калыр икән?

Кадет мәктәбе  

Авылда кадет мәктәбе барлыгына күпләр ышанмый да. Үзебез өчен дә яңалык булды ул. Моңа кадәр әлеге уку йорты турында ишетеп белсәк тә, үз күзләребез белән килеп күргәч, бөтенләй башкача кабул иттек. Биредә укучылар хәрби киемнән йөриләр, казармада яшиләр, һәр бала исәнләшеп уза. Кави Байкиев исемен йөртүче мәгариф учреждениесе 2013 елдан кадетлар мәктәбе статусын алган. Көндезге сәгать 2гә кадәр балалар гомуми белем бирү программасы буенча белем ала. Шуннан соң 5 нче сыйныфтан башлап укучыларны тәрбиячеләр кабул итеп алып, махсус дисциплина фәннәре укытыла башлый.

– Мәктәпнең төп максаты – илебезгә чын патриотлар тәрбияләү. Шуңа күрә безгә чын ватанпәрвәрләр тәрбияләргә теләгән әти-әниләр килә, – ди директор урынбасары Мәдинә Маканова. – Бездә укырга теләүчеләр бик күп, тик барысын да алырга мөмкинлегебез юк. Моннан тыш, таләпләр бик югары. 5 нче класска балалар математика һәм рус теленнән имтихан биреп керә, саулыкларына, физик әзерлекле булуларына да зур игътибар бирәбез. Кадетлар иртәнге 6дан кичке 8 нче яртыга кадәр мәктәптә. Шуннан соң балалар казармага кайта.

Әлеге вакытта мәктәптә 201 укучы белем ала.

– Безгә республиканың ун районыннан һәм Киров өлкәсе, Башкортстан Республикасыннан килеп укыйлар. Алар казармада яши. Бүген шундый 97 балабыз бар. «Тургай» социаль приютыннан 17 укучы килә. Төрле районнардан килгән балалар белән эшләү җиңел түгел, тик укучыларыбыз сынатмый. Безнең мәктәпне тәмамлап киткән балалар арасыннан ФСБ буенча, хәрби вузларда укучылар бар. Бүген 20дән артык укучыбыз  махсус операциядә катнаша.

Кадет мәктәбе укучылары спорт ярышларында да алдынгы урыннарны бирми. Мәктәптә 13 түгәрәк эшли. Уку бүлмәләре барлык кирәкле әсбап һәм җиһазлар белән җиһазландырылган. Укучылар авиамодельләштерү, агачтан эшләнмәләр ясау буенча да бик көчле.  Болардан тыш, мәктәпне тәмамлаганда укучылар кулларына җиңел машина йөртү, тракторчы-машинист, «КамАЗ» йөртү таныклыгын бушлай алып чыга.

Мәдәни тормыш

Икшермә халкы җырга-моңга да бик һәвәс булып чыкты. Зурларның «Сударушка», балаларның «Веселинки» ансамбльләре эшли. Болар өстенә, алар җәен капка төпләрендә кич утырулар оештыра. Кич утырырга үз авылларына гына түгел, күрше авылларга да баралар.

– Капка төбендә аерым бер рух хөкем сөрә. Клубка чыкмаган, сәхнәгә менмәгән кешеләр дә бик теләп катнаша монда, – ди клуб мөдире Гүзәл Әхмәтҗанова – Сәхнәгә чыгарып булмаган абыйлар гармуннары белән чыга. Төрле уеннар уйнап, җырлап, бик күңелле кич утырабыз. Авылның бик актив апалары, «умыртка баганасы»  бар. Ул яктан мин бик бәхетле. Нинди генә тәкъдим белән чыксам да, шундук күтәреп алалар. Костюмнарга үзләре акча табып, тектереп, бик теләп йөриләр. Бик зур рәхмәт аларга! Безнең эштә иң авыры – кешене сәхнәгә чыгару. Һәркайсының холкын, мөмкинлекләрен, кәефен чамалап эшләргә туры килә. Без үзебез генә дә рәхәтләнеп концерт программасын төзеп, теләсә кая чыгып китә алабыз. Рус ансамбле белән конкурслардан кайтып кермибез.

Авылның мәдәни учагы бүген шөкер итәрлек булса да, киләчәге барыбер бераз гына сагайта, дигән фикерен дә әйтте Гүзәл ханым.

– Әлегә клубтагы чараларда урта яшьләрдәге апалар катнаша. Аларны алыштырырдай яшьләр булырмы – әйтә алмыйм. Әлегә аларны җәлеп итеп булмый. Ә менә балалар бик теләп йөри. Шулай булгач, өмет бар әле безнең, – ди ул.

Социаль приют

Тормыш тарафыннан кыйналган балаларны һәм яшүсмерләрне үз канаты астына сыендырган «Тургай» дип аталган социаль приюты да бар авылның. Биредә әти-әниләре тәртипсез тормыш алып барган балалар вакытлыча сыену таба. Берничә ел элек кенә бинага реконструкция ясаганнар. Җылы, матур бүлмәләр бөтен кирәк-ярак белән җиһазландырылган. Спорт, тегү-чигү, иҗат белән шөгыльләнү, яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. Кечкенә балалар көнозын биредә генә булса, укучылар кадет мәктәбендә белем ала.

– Безнең приютта 3 яшьтән башлап 25 бала тәрбияләнә. Аларның кайсы – бер ел, кайсы берничә ай яши. Кызганыч, күпчелек бездән соң балалар йортына күчә. Туганнары, әти-әниләре алып китүчеләр аз. Психологларга да балалар белән күп эшләргә туры килә, – ди приют директоры Алина Асанова.

Яшь җитәкче

Авыл җирлеге башлыгының яшь кенә егет булуын белгәч, гаҗәпләнүебезне яшереп кала алмадык. 27 яшьлек Алмаз Биккинин хатыны Зөһрә белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Авылның киләчәге – балаларда, яшь гаиләләрдә, дип саный Алмаз үзе дә. Тик алар кебекләр авылда каламы соң?

— Авылыбыз гөрләп торса да, аның киләчәге барыбер борчуга сала. Безнең кебек яшьләр бар, ләкин күп түгел, – ди ул. – Югыйсә биредә рәхәтләнеп яшәр өчен барлык мөмкинлекләр бар. Олыларга гына түгел, яшьләргә дә. Икшермә зур, матур, төзек, район үзәге дә якында гына. Кайсы гына авыл үз иганәчеләре белән безнең кебек горурлана ала икән! Алар бездә күп һәм гел ярдәм кулы сузалар. Алар ярдәме белән чишмәләр, күлләр каралды, күл яннары матурланды. Мәчет, клуб, һәйкәлләребез яңа.

Алмаз үзен авылның чын патриоты дип саный. Авыл советындагы турыдан-туры вазыйфаларыннан тыш спорт белән дә кызыксына ул. Шуңа күрә авыл командалары спорт ярышларында да алдынгы урыннарны бирми.

– Мин авылымны бик нык яратам, – дип Алмаз. – Шуңа күрә монда калырга тәкъдим иткәч, хатыным да каршы килмәде. Акрынлап йорт салып чыктык. Нәкъ менә туган авылымда калып, авылдашларыма булдыра алганча ярдәм һәм хезмәт итүемә сөенәм.

Зөһрә Садыйкова


«Авылыбыз гөрләп торса да, киләчәге борчуга сала»: искитмәле Икшермә ничек яшәп ята?” язмасына фикерләр

  1. 5 елдан ааылда эшлэргэ кеше дэ калмый
    Элеккеге совхоз директорлары сатып таратып бетерде авылларны.

Фикер өстәү