Диетолог яман шештән саклаучы тәмләткечләрне атады

Әлеге тәмләркечләрне көн саен кулланырга киңәш итәләр. 

Диетолог Татьяна Дик яман шеш булудан саклый торган әмләткечләрне атап үткән. Исемлеккә куркума, дарчин (корица), шалфей, тимьян һәм орегано кергән. Аларың барысы да ракны кисәтү үзенчәлегенә ия, дип яза “РИА Новости”.

Эш шунда: бу тәмләткечләр онкологиягә җирлек әзерләүче ирекле радикалларга каршы көрәшә. Башка өстенлекләре дә бар.

Мисалга, дарчин канда шикәр микъдарын киметә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшергә ярдәм итә. Куркума баш миенә уңай йогынты ясый, ябыгырга булыша.

Тимьян – салкын тиюдән, шалфей – ашкайнату органнарындагы көйсезлекләрдән интегүчеләргә сихәт бирә. Орегано ашказаны-эчәкләрнең эшчәнлеген көйли.


Диетолог яман шештән саклаучы тәмләткечләрне атады” язмасына фикерләр

Фикер өстәү