Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү өчен төп мәйданчыкны кора башлаганнар

Казанда Меңьеллык мәйданында Җиңү көнен бәйрәм итү өчен сәхнәне кора башлаганнар. Хәзерге вакытта үзәк сәхнә һәм тамашачылар өчен трибуна монтажлана. Бәйрәм парады биредә узачак.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, сәхнә озынлыгы һәм киңлеге 16 метр тәшкил итәчәк, ә трибуналар 1280 кешегә исәпләнгән. Әлеге конструкцияләр 17 мең элементтан тора, ә аларның гомуми авырлыгы 130 тоннадан артык.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы программа 9:30да башланачак. Меңьеллык мәйданында 10: 00 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләре һәм тарихи техника узачак.


Фикер өстәү