Ирек яратучылар. Фрилансер булып баеп буламы?

14 май – Россиядә фрилансерлар көне
Фрилансерлар көннән-көн арта. Бу сүзне компания яисә оешма штатында исемлектә тормаган, мөстәкыйль рәвештә акча эшләүче хезмәткәргә атап әйтәләр. Башта фрилансер дип бары тик менеджерны, программистны гына атаганнар. Хәзер исә шушы исемлеккә тырнак ясаучы да, репетитор да, фотограф та керә. Ирекле хезмәткәр булу турында алар ни уйлый икән?

Эвелина ГАРӘФЕТДИНОВА, тырнак ясаучы оста, 23 яшь:
– Мин Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, «ландшафт архитектурасы» белгечлеген алдым. Әмма әлеге юнәлеш буенча эшләргә теләмичә, мин фриланс юлын сайладым: тырнак ясаучы булып дүрт ел эшлим. Даими рәвештә һөнәри яктан камилләшәм, шуңа күрә үзем дә укыта башладым.
Фрилансер булуның уңай яклары җитәрлек: ирекле график, яхшы керем һәм сайлау мөмкинлеге. Әмма шунда ук аның кимчелекләре дә барлыкка килә. Әйтик, башта тотрыклылык юк диярлек: клиентларны табып, аларның ышанычын акларга кирәк. Ләкин киләчәктә вазыйфаларны йә үз эшеңне үстерү бурычы куелса, гомер буе фрилансер булып эшләргә була.

Руслан ГАЛИЕВ, уйлап табучы (разработчик), 37 яшь:
– Мин «Android» өчен мобиль кушымталар эшлим. Үзем махсус белемсез, мөстәкыйль рәвештә «Java» программалаштыру телен өйрәндем. Шулай итеп, заказга мобиль кушымталар ясый башладым. Гадәттә мин гаиләм йоклаган вакытта эшлим, бу көненә уртача ике сәгать. Хәзер ике-өч проект алып барам. Уртача айлык керемем 30 меңнән 100 мең сумга кадәр. Моңа кадәр мин 10 ел диярлек эшкуарлык белән шөгыльләндем. Күпме көч һәм саулыгым сарыф ителде… Гел эштә булырга туры килде, әмма шул ук вакытта акча мәсьәләсендә дә бернинди гарантияләр булмады. Шуңа күрә соңгы дүрт елда мин фрилансер булып эшлим.
Әгәр ялкауланмасаң, төп эшең турында уйламыйча, бары тик фриланста гына да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә була. Мин әлегә шундый дәрәҗәгә ирешмәдем. Шуңа күрә кайвакыт кызыклы вакансияләргә резюме җибәрәм.

Диана АХУНОВА, яшьләр белән эшләүче белгеч, репетитор, 26 яшь:
– Мин мәктәптән үк укытырга хыялландым, тик әлеге эшем (яшьләр белән эшләүче белгеч) миңа бик тә ошый. Шуңа аңа да зыян китермичә, балаларны яратканга күрә дә, репетиторлык белән шөгыльләнә башладым.
Әлбәттә, шундый эштә акча кереме гадәттә үзеңнән тора: никадәр яхшы эшлисең, шулкадәр керемең арта. Әмма, кызганычка, репетитор булырак, кайвакыт тотрыксызлыкны да сизәм. Әйтик, кайбер бала чирләп, дәрескә килмәскә мөмкин, шуңа акча да кими. Моннан тыш, җитәкчең булмагач, гел үздисциплина кирәк, ягъни үз-үзеңне контрольдә тотып, хәтта җитәкче вазыйфасын да башкарырга туры килә.
Шулай итеп, минемчә, бары тик фриланста гына эшләп була. Әмма репетиторга шуның өчен ел саен җыела торган укучылар кирәк. Әгәр укучы бүген бар, иртәгә юк икән, фриланста гына эшләп булмастыр. Үзем дә хәзер төп эшемнән китәм дип әйтә алмыйм, мин әлегә аңа әзер түгел.

Рөстәм ГАБДУЛЛИН, туй фотографы, 24 яшь:
– Мин гадәттә туйлар төшерәм, әмма заказлар шулай ук банкет йә туган көннәргә дә булгалый. Фрилансер булып эшләгәндә, үзеңне ирекле итеп тоясың. Акча кереме дә, эш вакыты да, ял көннәре дә – болар барысы да үзеңнән тора. Гомумән, ирек һәм дисциплина арасында алтын урталыкны табу мөһим. Әгәр гел ял итсәң, эшне сузып, фотоларны вакытында клиентларга җибәрмәсәң, абруеңны югалтырга мөмкинсең. Миңа калса, гомер буе фриланста эшләргә була. Әмма пенсия белән тәэмин итү мәсьәләсе бары тик үзеңнең өстеңдә булачак. Кайчандыр мин атнага ике-өч көн химия укытучысы булып, ә башка вакытта фотограф булып эшләргә дип уйлаган идем. Әмма ул фотограф һөнәремә зыян китерер дип курыктым да, мин бары тик фриланста гына эшләп, бер генә өлкәдә камилләшергә булдым.

Бу – кызык!

2005 елның 14 маенда Россиядә фрилансерларның беренче биржасы оештырыла. Әлеге биржа ел саен 14 майда бәйрәм чаралары үткәрә. Анда дизайнер, менеджер, программист, копирайтер һәм тагын башка хезмәткәрләр – офисларга йөрмичә генә, өйдән акча эшләүчеләр чакырыла.
Россия Салым федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2022 елның 1 июненә үз-үзләренә эшләүчеләр саны 5 млн кешедән арткан. Чагыштыру өчен: 2021 елның ноябрендә аларның саны 3,5 млн кеше тәшкил иткән, ә 2021 ел башында – 1,6 млн кеше. Үз-үзләренә эшләүчеләрнең уртача яше 35 яшь тәшкил итә.
«Работа.ру» сервисны тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2022 елда Казан фриланс өчен иң уңайлы дип саналган Россия шәһәрләре исемлегендә дүртенче урында тора.

Диана КАРПОВА,
КФУның 2 нче курс студенты

Фото: https://key-trainings.com/articles/?ELEMENT_ID=4


Фикер өстәү