“Татарстанның чиста урманнары” дигән акция Столбище урманчылыгында узды

Республикада бар җирне тәртипкә китерәләр. Чүплекләр юкка чыгарыла, урман эчләре җыештырыла. Кичә “Татарстанның чиста урманнары” дигән чарага бик күпләр теләп кушылды. Табигать сагында торучылар Лаеш районының Столбище урманчылыгына юл тотты.

– Бу урын тикмәгә генә сайланмады. Биредәге урманнарның санитар хәле канәгатьләнерлек түгел. Безнең максат-урманның санитар торышын яхшырту гына түгел, ә янгын килеп чыгу куркынычын да киметү, – ди Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. — Быел хәлләр катлаулы. Республикада 13 майга 798 термик нокта теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк.

Җыештыру өмәләре бөтен республика буенча уздырылды. Чарага һәр район кушылды.Республикасы буенча 0,5 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган һәм чыгарылган, 2,5 мең куб. м. Корган агач өемнәренә салынган. Акциягә 15 мең кеше кушылган. Урманнарны чистарту өмәсе 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү