Казанның 2 нче балалар поликлиникасы баш табибы Роза Әхмәдиева вафат

Бүген 64 яшендә озакка сузылган авырудан соң Казанның 2 нче балалар поликлиникасы баш табибы Роза Әхмәдиева вафат булган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Ул Татарстанның атказанган табибы, югары квалификацияле табиб-педиатр иде. Роза Әхмәдиева Казан шәһәр милли спорт көрәше буенча «Татарча кэрэш» федерациясе рәисе урынбасары, КДАТУ профессоры Фаил Әхмәдиев хатыны.

«БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, Роза Салих кызы белән хушлашу 15 майда сәгать 10да РКБда узачак.

Фикер өстәү