Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде. Турнирның финал уеннары «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә узды.

Быелгы ярышта Татарстандагы 740 мәктәптән 5 мең команда, 27 меңнән артык укучы чыгыш ясады. “Мондый проектлар ярдәмендә республикада волейбол бер башка үсте. Бу – Татарстанда яшәүчеләрнең иң яраткан спорт төрләреннән берсе”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин тантанада. Татарстаннан үрнәк алып, мәктәп лигалары илнең башка төбәкләрендә дә оештырылды. Ил күләмендә узган тәүге турнирда 10 төбәктән 2128 мәктәп, 7 мең команда һәм 62 мең укучы чыгыш ясады.

Татарстанның мәктәп волейбол лигасында быел кызлар арасында беренче урынны Казанның Идел буе районындагы 6нчы гимназия укучылары яулады. Икенче урында – Яшел Үзән районындагы Норлат мәктәбе кызлары. Чаллыдагы 60нчы мәктәп укучылары өченче булды. Егетләр турнирын Баулыдагы 2нче мәктәп укучылары отты. Базарлы Матак (Әлки районы) бистәсендәге Нәби Дәүли исемендәге гимназия егетләре – икенче, Шәмәрдән (Саба районы) бистәсендәге “Рост” лицеенда белем алучы егетләр өченче булды.


Фикер өстәү